Кыйгыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйгыр latin yazuında])
Кыйгыр
Халыкара фәнни исем Falco subbuteo L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Hypotriorchis[d]
Таксономик төр лачын

 Кыйгыр Викиҗыентыкта

Кыйгыр ( лат. Falco subbuteo ) - Евразия һәм Төньяк Африканың зур өлешендә яшәүче лачын кошлар гаиләсеннән кечкенә ерткыч кош . Ачыклыклар һәм якты урманнарны өстен күрә. Африкада һәм тропик Азиядә кышлый. Бөҗәкләр һәм вак кошлар белән туклана, аларны очып барышлый тота. Киң таралган.

Лачыннар (Falco) ыругыннан. Бу ыругның берничә охшаш төрен кайвакыт аерым Hypotriorchis төркеменә берләштерәләр. [5] Бу төркемнең гомуми үзенчәлекләре күбесенчә куе соры каурыйлар, кара "мыек" һәм корсактагы озын кара сызыклар. [6]

Атамасының килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« КЫЙГЫР, диал. кыргый (ДС I: 106) «ястреб-перепелятник, чеглок», күч. «крайне хваткий, ловкий человек, жиган» > чув. кăйкăр, каз., кырг., алт. қыйғыр, госм. қырғай, чув. хĕрхи, хĕрхү, мар. кыргивараш ~ уйг. қорғуй, қурғуй, куман. korγuj, урта төрки қырғы, қуруғы, қарқуй (> тат. диал. каргы, к. Исәнбәт I: 608) id., бор. төрки γurγuj «иң кечкенә лачын төре» (Räsänen 1969: 266) ~ яз. монг. qïrγui (Поппе 1938: 406) id.; бу сүз слав. телләренә дә киң таралган: болг. Д., серб., иске слав. крагуй, чех. krahujec, слов. korgujь, пол. krogulec һ.б. (Булаховский: 153–197). Кош атамалары ясагыч -гай, -гуй кушымчасына караганда, һичшиксез төрки-монгол сүзе: кыйгыр < кыргый < кыргуй. Кыйгыр-у сүзенә катнашы юк. Федотов I: 248; ЭСТЯ VI: 232–235. »

[7]

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күктә
Falco subbuteo йомыркасы (Тулуз музее )

Озын, очлы канатлы һәм озын, очлы койрыклы кечкенә, нәфис лачын. Тән озынлыгы 28–36 см, канатлары 69–84 см, авырлыгы 130-340 г [8] . Ана кошлар ата кошларга караганда бераз зуррак күренәләр. Ике җенеснең дә төсе охшаш. Аркасы соры, ана кошларда көрәнрәк. Күкрәк һәм корсак аксыл, күпсанлы кара озын сызыклар белән чуарланган. Башның зур өлеше кара, яңаклар һәм муены ак. Томшык почмагыннан муенына таба кара "мыек" төшә. Аякларының "чалбар" дип аталган өске өлеше һәм койрык асты куе җирән. Канатлары һәм койрыгының аскы ягы аксыл, буй-буй. Күзе куе коңгырт, аяклары яшел яки зәңгәрсу. Яшь кошларның өске ягы коңгырт, башларында мамык кайма, аскы яклары чуар, саргылт-җирән.

Гадәттә тавышсыз кош, ләкин борчылганда ул көчле, үткен һәм кинәт “кыяк-кяк-кяк” дип кычкыра. Очышы тиз һәм хәрәкәтчән, канатларын еш кагу күктә шуып бару белән чиратлаша. [9] Һавада канатлары урак рәвешендә күренәләр.

Тыштан лачынга охшаган, ләкин аннан кечерәк зурлыгы, җирән "чалбары" һәм тәненең аскы өлешендәге озын сызыклары белән аерылып тора (лачынның корсагындагы сызыклары аркылы, ә күкрәгендә тамчы сыман таплар)

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ареал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евразиядә көнбатыштан көнчыгышка кадәр барлык өлкәләрдә таралган, Скандинавиядә 61 ° төньяк киңлеккә, Финляндиядә һәм Рәсәйдә көнчыгышта Енисейга кадәр 66-67 °, Енисейның көнчыгышында 67-68 ° төньяк киңлеккә кадәр, Колыма тауларының төньяк-көнчыгыш чигенә барып җитә. Көньякта ул Урта диңгез ярларына, Кече Азиягә, Иранның таулы төбәкләренә һәм Афганистанның төньягына, көньяк Гималай, Лаос һәм Вьетнамга кадәр очрый. Материктан тыш, ул Урта диңгез утрауларында, Британия, Соловецкий, Көньяк Курил, Япон (Хоккайдо һәм Хоншу) утрауларында һәм Сахалинда очрый. Африкада ул континентның төньяк-көнбатышында Мароккодан Туниска кадәр оялый. [10]

Якты урманнарда, урман далаларында яши. Урман һәм ачык мәйданнар чиратлаша торган мозаик пейзажларны өстен күрә. Ул урман читләрендә, зур елгалар ярында, сфагнум сазлыклары читендә, көтүлекләрдә, басулар янында яисә басу янындагы посадкалар кебек авыл хуҗалыгы җирләрендә яши. Вакыт-вакыт торак пунктлар читендә урнаша. Бөтенләй караңгы тайга һәм бөтенләй урмансыз урыннардан читтә тора. [6] Гадәттә, диңгез өслегеннән 4000 м биеклектә тауларда сирәк очрый торган, тигез җир кошы. [11]

Үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миграция очрагында, ул оя кору уныннарына апрель урталары - май башында, агачларда яңа яшеллек күренгәндә килеп җитә. [12] Парлашу вакытында кошлар бик актив - һава пируетларын башкаралар, бер-берсен ашаталар. Кыйгыр үз оясын салмый, ләкин башка ерткыч кошларның иске ояларын били - еш кына кара һәм ала каргалар, саескан яки бүдәнә карчыгасыныкын [8] . Кагыйдә буларак, ул яшәгән өлкәсендә өстенлек иткән биек агачларны сайлый - тайга һәм урман тундрасында чыршы, нарат, карагай, һәм урман-дала зоналарында тирәк, каен, карагай, нарат, усак, карама яки дала талы. Оясы һәрвакыт агачның өске өлешендә урнашкан: [13] җирдән 8-37 м биеклектә (уртача 15 м) була, һәм берничә сезон рәттән кулланылырга мөмкин. Территориаль кош булуарак, үрчү сезонында һәрвакыт башка лачыннардан ким дигәндә 300-500 м, гадәттә 1-2 км ераклыкта оя кора .

Кошларның икесе дә оя тирәсен актив саклыйлар. Каргалар, карчыгалар, каракошлар, тилгәннәр һәм башка ерткыч кошлар якынлашканда аларга һөҗүм итәләр, оядан куалар. Кеше пәйда булганда, алар куркып кычкыралар, һәм ояга менәргә тырышучыга һөҗүм итәләр яки шундый кыяфәт чыгаралар [13] . Йомырка салу июнь яки июльнең икенче яртысында була, һәм 2-4 (сирәк 5-6) йомыркадан тора. Йомыркалары ачык коңгырт яки җирән төсле, кайвакыт зур тапларга берләшүче күпсанлы кызыл-коңгырт тимгелләр белән капланган. [12] . Йомырка үлчәмнәре (35-46) × (29-36) мм [13] . Инкубация вакыты - 28-33 көн [8] ; Йомырка өстендә күпчелек вакытта ана кош утыра ә ата кош ризык китерә . Яңа гына чыккан чебешләр ак мамык белән капланган. Ата-аналар икесе дә аларны ашаталар, ә беренче көннәрдә ризык өләшү белән тик ана кош шөгыльләнә [14] . 28-34 көндә каурый үстергән кошчыклар инде оча ала, ләкин аларны якынча 5 атна дәвамында ата-аналары ашатып торалар [8] .

Туклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыерчык зурлыгындагы кеченә кошлар һәм эре оча торган бөҗәкләр - коңгызлар, энә карагы, күбәләкләр белән туклана. Караңгыда ярканатлар тота. [12] [14] Еш кына карлыгач колонияләре (кара, шәһәр, яр карлыгачы) янында урнаша. Торак пунктлар янында ул керәшә һәм сыерчыкларны тота. Кагыйдә буларак, очып барышлый аулый. Тычканнар һәм башка җир хайваннары очраклы рәвештә кыйгырның корбаны була.

Астөрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике астөре бар:

  • Falco subbuteo subbuteo Linnaeus, 1758 Төньяк-Көнбатыш Африка, Европа, Азия (көньяк-көнчыгыштан кала). Күчмә төр. Үзәк һәм Көньяк Африка, Көньяк Азиядә кышлый.
  • Falco subbuteo streichi Hartert und Neumann, 1907 - Көньяк һәм көнчыгыш Кытайдан Мьянма һәм Индокитайга кадәр очрый. Утырма кош.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. F. Nittinger, E. Haring, W. Pinsker, Michael Wink, A. Gamauf {{{башлык}}}. — Wiley-Blackwell. — Т. 43. — С. 321—331.
  6. 6,0 6,1 Clayton M. White, Penny D. Olsen, Lloyd F. Kiff. Family Falconidae. In: del Hoyo, Josep; Elliott, Andrew & Sargatal, Jordi (editors). . — Т. 2 (New World Vultures to Guineafowl). — ISBN 84-87334-15-6. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Handbook» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  7. Электронный фонд словарей (antat.ru)
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Hobby Falco subbuteo. BBC - Science & Nature. BBC. әлеге чыганактан 2012-03-19 архивланды. 2008-10-13 тикшерелгән.
  9. Е. Е. Сыроечковский, Э. В. Рогачёва. .
  10. Л. С. Степанян. .
  11. Е. А. Назаренко, С. А. Бессонов. Falco subbuteo Linnaeus, 1758 - Чеглок. Позвоночные животные России: обзор. Институт РАН им. А. Н. Северцова. 2008-10-13 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 12,2 . Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Bogolyubov» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  13. 13,0 13,1 13,2 И. Карякин. Чеглок (Falco subbuteo). Природа Южной Сибири и её защитники. Видовые очерки. Сервер общественных экологических организаций Южной Сибири. әлеге чыганактан 2007-09-03 архивланды. 2008-10-14 тикшерелгән.
  14. 14,0 14,1 Бутурлин С. А. и др. .