Тал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тал latin yazuında])
Тал
Сурәт
Исем Salix
Халыкара фәнни исем Salix L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Ивовые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр S. alba
Җимеш төре тартмачык[d]
Нәрсәнең чыганагы willow wood[d] һәм willow[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10657[6]
 Тал Викиҗыентыкта

Тал (лат. Sálix) — агачсыман үсемлек; Талчалар (лат. Salicaceae) гаиләсенең бер ыруы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таллар - борынгы үсемлекләр. Аларның яфрак эзләре акбур чоры катламнарында очрый.

The Plant List сайты мәгълүматлары буенча, Тал ыругында Төньяк ярымшарның салкынча өлкәләрендә киң таралган, шул исәптән поляр түгәрәк эчендә үсүче 550 төре исәпләнә.[7] Ауразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында очрый.

Татарстан территориясендә 18 төре бар, ак тал (S. alba), мурт тал яки ракита (S. fragilis), кәҗә талы яки бредина (S. caprea), очлы яфраклы тал яки верба (S. acutifolia), чыбык тал (S. viminalis) һәм башкалар киң таралган. Таллыклар барлыкка китереп, елга тугайларында һәм башка сулык ярларында, уйсулыкларда, ерымнарда үсәләр.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

0,2–25 м биеклектәге агачлар яки куаклар. Яфраклары чиратлашкан, күпчелеге ланцетсыман, түгәрәктән тар кыякка кадәр, каурыйсыман сеңерле. Чәчәкләре берле чәчәк төркеменә — ата һәм ана алкаларга җыйналган, кайбер төрләрдә алар яфрак ярганчы күренә. Җимеше — очкалак озын төкчәле күп орлыклы тартмачык. Апрель–майда чәчәк ата. Җимешләре, чәчәк атып бетергәннән соң, 3–4 атнадан өлгерә. Орлыктан, ботактан, төп үсентеләреннән үрчи. Туфракка талымсыз.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайрысында гликозид һәм дуплау матдәләре бар; аннан ясалган препаратлар эренле шеш һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен, тән кызышканда һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.

Үзагачын — төрле эшләнмәләр, сыгылмалы нәзек чыбыкларын — кәрзин, йорт җиһазлары һәм башка әйберләр ясауда файдаланалар.

Кара тал (S. pentandra), розмарин яфраклы тал (S. rosmarinifolia), кара җиләксыман тал (S. murtilloides) һәм башка яшелләндерүдә файдаланыла.

Очлы яфраклы тал, ак тал, кәҗә талы һәм башка төрләре ерым һәм текә ярларны ныгытуда кулланыла.

Бал бирүче үсемлек.

Лапландия талы (S. lapponum), розмарин яфраклы тал, кара җиләксыман тал ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  7. [1]Архив копиясе, 4 сентябрь 2017. Wayback Machine Список видов рода Ива по данным сайта The Plant List(ингл.)(лат.) (Тикшерелгән 3 июль 2015)
  8. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tal Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • U. Reuter, «Die Kultur der Eiche u. W eide etc.» (1875);
  • Coaz, «La culture des osiers» (1879);
  • Schmid, «Die Anpflanzung und Behandlung der Korb— und Bandweiden» (1883);
  • Resch, «Die Kultur der Band— und Flechtweiden» (1884);
  • Schulzen, «Korbweiden-Kultur» (1584);
  • Kràhe, «Lehrbuch der rationellen Korbweidencultur» (1886),
  • Dochnahl, «Die Band — und Flechtweiden» (1887),
  • Brinckmeier, «Anleitung zur Anzucht und Cultur der Korbweiden» (1888);
  • Августинович, «Культура корзиночной ивы» («Лесной Журнал», 1878);
  • Маракуев, «Разведение ивы и ветлы» (1889);
  • Генко, «Тальниковое хозяйство в пойме р. Волги» («Лесной Журнал» 1880 г.)
  • Э. Э. Керн, «Ива, её значение, разведение и употребление» (1890).
  • Бескодаров А. А. Художественное плетение из ивового прута. — М.: Лесн. пром-сть, 1985. — 64 с. — 55 000 экз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Wikisource

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «тал»
Бу мәкаләне язганда Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән (1890—1907) материал использовался.