Тирәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тирәк latin yazuında])
Тирәк
Сурәт
Халыкара фәнни исем Populus pollancrus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Ивовые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төре тартмачык[d]
Нәрсәнең чыганагы осина[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=9759[8]
 Тирәк Викиҗыентыкта

Тирәк, тупыл, тополь (лат. Populus) — талчалар семьялыгыннан яфрак коючан агачлар ыругы.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирәк агачының озынлыгы 40-45 метр (кайвакыт 60 метрга кадәр үсә), ә диаметры 1 метрдан артык. Яшь агачларның кабыклары шома, аксыл яшел яки кара көрән; кайбер карт агачларның тышчалары шома булып кала, ә кайберләре кытыршы һәм тирән ярыклар белән каплана. Ботаклары, талдан аермалы буларак, юан.. Яфраклары ботакта спираль рәвешендә урнашкан, һәм формасы белән аерыла, кайберләре өчпочмак, түгәрәк яки йөрәк формасында (күбрәк), озын саплы. Яфраклар бер үк зурлыкта түгел: читтәге ботакларда алар кечкенә, ә уртадагы ботакларда зуррак.

Тупылның тамыр системасы бик нык үсеш ала, ләкин тамырларның иң нык үскәннәре югары катламда була.

Чәчкәләре ике өйле (бер өйлеләр сирәк була) һәм яз башында яфраклардан иртәрәк барлыкка киләләр. Чәчкәләре башакка охшаш чәчкәлеккә җыелган.

Тополь орлыгы

Тополь орлыгы вак, озынлыгы 1-3 мм, һәм мамык кебек, нәфис җепләргә беркетелгән. 40-60 ел дәвамында бик тиз үсә, аннан соң үсеш сүрелә. Агачның гомер озынлыгы 60-150 ел тирәсе.

Ареал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигатьтә күп төр тирәк агачлары елга буенда һәм дымлы кыялыкларда очрый. Ә культуралы рәвештә утыртылган агач теләсә кайсы җирдә үсә. Бу агач сазлыкта үсми, чөнки андый җирдә тамырлары белән сулый алмый.

Татарстан тирәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 110 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 4 төре үсә. Ак тополь (P. alba) зур елга үзәннәрендә очрый. 30 м га кадәр биеклектәге агач. Тамыр системасы тирәндә. Ябалдашы җәенке, зур ботаклы. Кайрысы соры-яшел, шома, карт агачлар ярыклы, тупас кара кабыклы. Яшь ботаклары ак киезсыман. Яфраклары тыгыз, озынча — түгәрәктән бармак-калаксыманга кадәр, чит-читләре киртләч, өсте куе яшел, ялтырап тора, аскы ягы төкчәле, ак киезсыман, калын. Көзен яфраклар ачык сары төскә керә. Ике өйле үсемлек. Ата алкалары кыска, аксыл, кызгылт-көрән серкәлекле, аналар — яшькелт-сары, күрексез. Апрельдә чәчәк ата, июньдә җимеш бирә.

Кара тополь (P. nigra) елга һәм урман инешләре буенда үсә, кайвакыт аерым агачлыклар хасил итә; культуралы үсемлек буларак үстерелә, яңадан кыргыйлана. Биеклеге — 8-20 м. Ябалдашы тармаклы. Кәүсәсе цилиндрсыман. Кайрысы тирән ярыклы, кара соргылт төстә. Яфраклары ромбсыман яки өчпочмаклы, очлы, өсте куе яшел, аскы ягы ачыграк төстә. Яфрак ярганчы чәчәк ата. Җимеше июнь–июльдә өлгерә. Калтыравык тополь яки усак (P. tremula) кисенделәр, шулай ук ачыклык һәм урман буйларында икенчел вак яфраклы урманнар хасил итә.

Симон тополе (P. simoni) Куйбышев сусаклагычы ярлары буенда кыргыйланган төр буларак очрый. 25 м биеклектәге декоратив агач. Ябалдашы җәенке. Яфраклар эллипс яки йомыркасыман, ялтыравык, өсте кара яшел, аскы ягы аксыл, яшьләре — ябышкак; ачылганда хуш исле. Яфрак ярганчы чәчәк ата.

Бәлзәмле тополь (P. balsamifera), берлин тополе (P. berolinensis) һәм дельтасыман тополь (P. deltoides) торак пунктларны яшелләндерү, юл буйларын һәм кырларны ышыклау, урман полосалары булдыру өчен үстерелә. Шәһәрләрдә ак тополь, башлыча аның ата затлары утыртыла, чөнки ана үсемлекләрнең «мамыгы» аллергия бирә. Җимеше — тартмачык. Орлыктан һәм чыбыкчадан үрчи.

Авырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корткычлар, шулай ук ракның төрле формаларын китереп чыгаручы гөмбә һәм бактерияләр белән зарарлана. Корткычлардан аеруча яфракларга зыян салучы тополь яфрагашары, парсыз ефәк күбәләге, көмешсыман айкүбәләк, үзагачка зыян салучы тал агачтишәре, шыгырдавык һәм башкалар билгеле. Шәһәрдә тополь еш кына тополь көясе белән зарарлана[9].

Культивация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек тирәкләрне декоратив агачлар итеп үстерәләр. Алар башка агачларга караганда биегрәк һәм бик матур үсә. Агач бик тиз тамыр җибәрә, хәтта кибеп төшкән ботаклары да тамыр җибәрә ала.

Тал агач кебек, топольнең тамырлары бик нык үсеш ала, агачтан 40 метрдан да еракка тарала, шуңа күрә мондый агачларны йорт янында һәм керамик торбалар үткән урында утырту яхшы фикер түгел.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирәкнең үзагачы бик эре көпшәләрдән тора, шуңа күрә ныклыгы бик зур түгел. Тартмалар, төрле эшләнмәләр ясауда файдаланыла.

Халык медицинасында кайры һәм бөре төнәтмәләре бизгәктән, пешкән урыннарны дәвалау өчен кулланыла.

Хуш исле ябышкак сумаласыннан бал кортлары прополис ясыйлар.

Җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тополь кәгазь җитештерүдә кулланыла, аннан кыйммәт булмаган агач материаллар, мәсәлән, арзан фанера, поддон һ.б. җитештерелә..Тамырында күп дубиль матдәләр булганга, Европа илләрендә аннан тире эшкәртүдә кулланылган дубиль матдәләр алалар.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тополь

Авыл хуҗалыгында җил эрозиясеннән саклау өчен яланнарга утыртыла. Түмәрләрендә гөмбәләр үстерәләр.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Секцияләр һәм төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тополь

Бу ыруга 6 секциягә бүленгән 25-35 төр агач керә.

Мексика топольләре секциясе (Abaso)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсеү ареалы — Мексика. Мексика тупылларының бөтен органнары калган секцияләр белән чагыштырганда кечкенә.

  • Populus mexicana — Мексика тирәге

Дельталылар секциясе (Aigeiros)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калганнарыннан үзенчәлекле дельта яфраклары белән аерыла, яфрак сабагы усакныкы кебек озын. Бу секциядә чатырлары пирамида формасындагы агачлар бар, алар Россиянең көньяк районнарында үсә.

  • Populus nigra L. — Кара тирәк, яки Осокорь
  • Populus deltoides W. BARTRAM EX MARSHALL — Дельтасыман тирәк
  • Populus fremontii С. WATSON

Левколид тирәкләр секциясе (Leucoides)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирәкләр төркеме арасында иң зуры. Бу тирәк агачларының бөреләре һәм яфраклары зур.

  • Populus lasiocarpa OLIV.
  • Populus glauca (шул исәптән Populus wilsonii C. K. SCHNEID.)
  • Populus heterophylla L. — Төрле яфраклы тирәк

Populus секциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң киң таралган төркем. Калган тирәкләр төркеменнән яфраклары һәм бөреләре сумала сыман матдәләр бүлеп чыгармавы белән аерыла.

  • Populus adenopoda MAXIM.
  • Populus alba L. — Ак тирәк
  • Populus gamblei
  • Populus grandidentata MICHX. — Эре тешле тирәк
  • Populus guzmanantlensis А.VÁZQUEZ & CUEVAS
  • Populus monticola
  • Populus sieboldii MIQ.- Зибольд тирәге
  • Populus simaroa
  • Populus tremula L. — Усак яки "Калтыраучы" тирәк
  • Populus tremuloides MICHX. — Усакка охшаш тирәк

Бальзамлы тирәкләр секциясе (Tacamahaca)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яфраклары һәм бөерләре хуш исле сумалаларга бай.

  • Populus angustifolia E. JAMES
  • Populus balsamifera L. — Бальзамлы тирәк
  • Populus ciliata WALL. EX ROYLE
  • Populus laurifolia LEDEB. — Лавр яфраклы тирәк
  • Populus simonii CARRIERE — Симон тирәге
  • Populus suaveolens FISCH. — Хуш исле тирәк (шул исәптән Populus koreana REHDER һәм Populus maximowiczii A. HENRY)
  • Populus szechuanica C.К.SCHNEID. — Сычуань тирәге
  • Populus trichocarpa TORR. & A. ГРАЙ
  • Populus yunnanensis DODE — Юнань тирәге

Туранга секциясе (Turanga)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу секциядәге тирәкләр усакка охшаш, үзагачы йомшак. Калган тирәкләрдән озынлыгы белән аерыла.

  • Populus euphratica OLIVIER — Евфрат турангасы
  • Populus ilicifolia (ENGL.) ROULEAU
  • Populus pruinosa SCHRENK — Күгелҗем тирәк

Гибрид төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Populus ×acuminata RYDB.
  • Populus ×berolinensis DIPPEL — Берлин тирәге, Лавр яфраклы тирәк белән Кара тирәк гибриды
  • Populus ×canadensis MOENCH — Канада тирәге, Дельтасыман тирәк белән Кара тирәк гибриды
  • Populus ×canescens (AITON) SM. — Корыган тирәк, Ак тирәк белән усак гибриды
  • Populus ×generosa А. HENRY
  • Populus ×jackii SARG. — Дельтасыман тирәк белән Бальзамлы тирәкнең гибриды
  • Populus ×moskoviensis R. I. SCHROD. — Мәскәү тирәге, Хуш исле тирәк һәм Лавр яфраклы тирәк гибриды
  • Populus ×petrowskiana Р. I. SCHROD. EX REGEL — Петр тирәге, Дельтасыман тирәк белән Хуш исле тирәк гибриды
  • Populus ×rasumowskiana (R. I. SCHROD. EX REGEL) DIPPEL — Разумовский тирәге, Вобст тирәге һәм Лавр яфраклы тирәкнең гибриды
  • Populus ×vernirubens А. HENRY
  • Populus ×woobstii (R. I. SCHROD. EX REGEL) DODE — Вобст тирәге, Лавр яфраклы тирәк белән Бальзамлы тирәкнең гибриды

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  4. Nederlands Soortenregister
  5. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  6. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 20(2) / мөхәррир В. Чжань, Ф. Чжэньфу — 1984.
  7. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  9. Topol’. Tatarica ensiklopediäse.