Тилгән өрәңгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тилгән өрәңгесе latin yazuında])
Тилгән өрәңгесе
Халыкара фәнни исем Acer negundo L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон өрәңге[1]
Җимеш төре крылатка[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 46[d]
Нәрсәнең чыганагы box elder[d]

 Тилгән өрәңгесе Викиҗыентыкта

Тилгән өрәңгесе, ешрак Америка өрәңгесе (лат.  Ácer negúndo) — өрәңгеләр гаиләлеге өрәңге ыруына караган төр, корычагач яфраклы, яфрак коючы агач. Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән [2] инвазив, үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыручы, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы, паразит үсемлек. РФ экологик системасына иң зур зыян китерүче 50 инвазив үсемлек исемлегенә кертелгән.

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корычагач яфраклы өрәңге агачының туган ягы, табигый таралу ареалы Төньяк Америка (Канаданың көньяк, АКШның төньяк-көнбатыш штатлары) булу сәбәпле, аны «Америка өрәңгесе» дип атаганнар. Аурупага XVII гасырда, Россия империясенә XVIII гасыр ахырында экзотик агач буларак кертелгән. XX гасыр башында ботаника бакчаларыннан җирле табигатькә таралып, үрчи башлый. 1960-елларда торак пунктларны яшелләндерү максатында, шәһәрләрдә һәм авылларда өрәңгене декоратив агач буларак күпләп утырту башлана.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка өрәңгесе салкынга чыдам. Орлык чәчеп тарала. Яшь үсенте 6-7 елда орлык бирә. Гадәттә, 21 метргача (ешрак 12-15 метр) үсүче яфрак коючан агач. Ябалдашы тигез түгел. Талымсыз һәм тиз таралучан. Чагыштырмача кыска гомерле үсемлек санала, гадәттә, 80-100 ел, ә калаларда 30 елгача гына яши.

Экологик хәвеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка өрәңгесе чәчәк атканда серкәсе кешедә аллергия китереп чыгарырга сәләтле.

Коелган яфракларыннан бүленеп чыккан матдәләр башка агачлар үсешенә зыян сала.

Елга буйларында үсә башласа, башка агач-куакларны кысрыклый, элек тал, имән үскән урыннарда өрәңге генә үсә. Мәсәлән, Алабуга янындагы Түбән Кама милли паркында бары тик өрәңге генә үсүче урыннар барлыкка килгән. Америка өрәңгесенең яфрагын ашаучы, аның үсү-үрчүенә зыян салучы бөҗәкләр юк, шуңа күрә җирле үсемлекләр белән көрәштә әлеге өрәңге җиңеп чыга. Өрәңгегә кошлар оя кормый, бөҗәкләр булмагач, әрәмәдәге алар белән тукланучы кошлар, сулыктагы бакалар, анары башка җан ияләре юкка чыга.

Юл буенда үскән америка өрәңгесе автомобилләр һавага чыгарган газны тагын да көчлерәк оксидлаштыра.

Көрәш алымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенгә өрәңге белән үтемле көрәшү чарасы юк. Агачны кисү проблеманы хәл итми. Су буенда техника белән эш итү авыр, өрәңге зур мәйданнарга таралу сәбәпле, механик юл белән юк итү бик кыйммәткә төшә. Өрәңгенең үрчү тизлеге дә гаять зур.

Әлеге агачны куллануны катгый тыю.

Гербицидлар ярдәмендә химик эшкәртү. Америка өрәңгесе тамырын корыту өчен махсус эремә куллану үзен бик яхшы аклый[3].

Үсентеләр читкә таралмасын өчен, өрәңге куелыгы белән башка агач үскән әрәмә арасында 4-5 метр киңлектә чик полосасы сөрү.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Америка өрәңгесе. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 25-31 гыйнвар.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. Рәмис Латыйпов. Татарстанның Кара китабы(үле сылтама). Интертат.ру, 4.11.2018
  3. Әти-әниең каберенә сукмакны онытма 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган.. Апас муниципаль районы сайты, 20.05.2016