Кулланучы:Derslek/Баш бит
| ||||
Ничек язарга? · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта · Мобиль юрама | Latin yazuı · Wikiquote проекты · Embassy · Эчтәлек |
Сайланган мәкалә
Норлат муниципаль районы (Нурлат районы, рус. Нурлатский район, 1930—1997 елларда — Октябрь районы) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Административ үзәге — Норлат шәһәре. 2020 елга район халкы саны 58 290 кеше тәшкил итә, шул ук вакытта аларның кимендә 33 меңе район үзәгендә яши. Гомуми мәйданы 2308,9 м2 булган социаль-икътисадый үсеш алган муниципаль район Татарстан Республикасының көньягында, Көнбатыш Кама аръягы һәм Самара Идел аръягы территориясендә, Олы Сөлчә елгасының түбән агымында урнашкан.
Район тарихы Идел буе һәм Чулман буе Болгар чоры белән тыгыз бәйләнгән. Норлат шәһәре элек төрле исемнәргә ия булган: Көньяк Норлат, Норлат-Октябрь, район үзе 1930 елдан 1937 елга кадәр Октябрь районы дип аталган. Районның төп табигый ресурсы — район икътисады өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булган нефть. Ә төп икътисади тармаклар — нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы.
Яхшы мәкалә
«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.
2011 елда ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган. Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү. Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла. Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза. Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели. Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра. Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала.
Сез беләсезме?
- Теләче көрәшчесе бәйгеләрдә 36, Лениногорскиныкы 50 җиңел машина откан.
- Атаклы курайчының туган авылында аңа багышлап, халык музыка уен коралына һәйкәл куелган.
- Леди Гаганың тормышын порнопародиядә яктыртканнар.
- Япония мангасы хыял, хыянәтчелек һәм үч алу турында сөйли.
- 2023 елның маенда чыккан янгын авылның Җәмигъ мәчетенә берничә метр җитәрәк туктап калган.
- Драм-энд-бейс биючесе микроикътисад буенча эрзә телендә әсбап язган.
- Маҗарстан блэк-металлисты һәм вегетарианы чыгышларда дуңгыз башларын кулланудан канәгать булмаган.
- Иске йолалыкчыларның токымы селькуп телен коткарырга тырыша.
- Русофоб язучыга неонацист һөҗүм иткән.
- Польша генералы Бельгия армиясенең баш командующие булган.
- Ат башы белән таякта ат чабышлары буенча спорт ярышлары үткәрелә.
- Яһүди улы НСДАП әгъзасы булган.
Сайланган исемлекләр һәм порталлар
Сайланган cоңгы портал: | Мифология |
Сайланган cоңгы исемлек: | Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге |
Сайланган рәсем
Бу көнне ... (14 май)
Исраилдә һәм Парагвайда — Бәйсезлек, Либериядә — Милли берләшү, Чилида — Инженерлык көне, h.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1607 — Джон Смит АКШ җирендә инглизләрнең беренче даими торак пунктын нигезли.
- 1858 — Русия империясе хәрбие, генерал-майор Искәндәр Тальковский туа.
- 1900 — Парижда II Олимпия уеннары ачыла. Беренче тапкыр анда хатын-кызлар катнаша.
- 1925 — инглиз язучысы, фэнтези жанрына нигез салучы Генри Хаггард бакыйлыкка күчә.
- 1931 — татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин дөньяга килә.
- 1943 — Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты бельгияле юрист Анри Лафонтен вафат.
- 1955 — Варшава килешүе имзалана.
- 1958 — грек-рим көрәше буенча спорт остасы Риф Гайнанов туа.
- 1991 ― Татарстан Югары Шурасы Татарстан Президенты вазифасын гамәлгә куя.
- 1993 — Бәйсез Дәүләтләр Берлеге барлыкка килә.
- 2010 — озак реставрациядән соң Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы ачыла.
Сайланган мультимедиа
Өмә
- Шулай ук карагыз: Проект:Төбәк тематик атналыгы һәм Калып:Гамәлдәге төбәк тематик атналыгы.
Бу айда махсус темалы уртак хезмәттәшлек өмәсе игълан ителми. Көчләребез бар язылган мәкаләләрне төркемләү, аларның бәйлелеген үстерү, мәкаләләрдәге татар теле сыйфатын һәм башка хезмәт вазыйфаларын кайгыруга юнәлә.
Башка бүлекләр
Ярдәм бүлеге — Википедияны үзгәртү эшендә ярдәм итү бүлеге.
Җәмгыять үзәге — Яңалыклар, проектлар һ.б.
Бәхәслек — Татар Википедиясе форумы.
Тугандаш проектлар
Wikipedia проекты табышсыз Wikimedia Фонды тарафыннан оештырылды. Wikimedia шулай ук ирекле эчтәлек белән күптелле булган башка wiki проектларны да алып бара:
Meta-Wiki Вики-проектлары |
Викисүзлек Күптелле сүзлек |
Викикитап Ирекле дәреслек |
Викихәбәрләр Ирекле яңалыклар |
Викиөзек Өзекләр җыентыгы |
Викиханә Ирекле китапханә |
Викисәфәр Юл күрсәткече |
Азәрбайҗанча – Көньяк азәрбайҗанча – Башкортча – Кырым татарча – Чуашча – Гагаузча – Каракалпакча – Карачай-Балкарча – Казакъча – Кыргызча – Төрекмәнчә – Төрекчә – Татарча – Тывача – Уйгырча – Үзбәкчә – Якутча