Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 195
Битләр саны 787 019
Үзгәртүләр саны 4 140 379
Теркәлгән кулланучылар 51 258
Актив кулланучылар 75
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 195 мәкалә бар, 6663 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 606 455 2 964 364 40 464 32 566 932 1 581 944 3175 20 166.1
2 tt Татар 2003 501 195 787 019 6663 4 140 379 51 258 75 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 500 577 364 337 1 558 873 49 578 102 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 696 986 632 3304 4 283 431 131 115 749 17 34
5 kk Казакъ 2002 236 625 633 399 11 104 3 317 419 156 222 468 16 14.7
6 az Азәрбайҗан 2004 199 657 564 336 17 051 7 583 628 290 191 647 14 44.8
7 ky Кыргыз 2002 79 207 110 237 2681 473 067 40 188 91 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 594 182 484 1505 1 271 393 41 242 73 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 52 810 110 899 537 820 820 35 218 40 2 9
10 crh Кырым-татар 2008 28 029 51 606 0 217 349 26 885 41 2 3
11 sah Саха 2008 17 444 51 963 1765 405 919 25 409 30 3 30.6
12 tk Төрекмән 2004 6849 16 651 340 252 033 28 909 32 3 31
13 ug Уйгур 2012 5991 15 630 0 158 883 22 439 30 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 374 14 595 18 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 209 10 691 13 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 5021 14 578 23 78 454 12 432 63 4 19.5
17 tyv Тыва 2013 3520 12 715 0 47 498 9447 19 1 25.5
18 alt Алтай 2021 1095 6177 0 46 408 2994 14 4 161.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]