Дәүләткол (Самар өлкәсе)
Дәүләткол | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Камышлы авыл җирлеге[d][1] |
Почта индексы | 446970 |
Дәүләткол (рус. Давлеткулово) — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге кысаларында татар авылы.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[2], урман-дала зонасында[3], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан төньякка таба якынча 5 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[4]
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылга 1922-нче елларда Камышлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган [5].
Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2002 елда авылда 148, 2010 елда 149 кеше яшәгән, барысы да татарлар.[6][7]
Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[8]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда бер мәчет бар.[9]
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда мәдәния йорты, аның каршында «Дисәнә» фольклор коллективы эшләп килә.[9][8]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ 2,0 2,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты
- ↑ Село Камышла– наша «малая Родина»..
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
- ↑ Коряков Ю.Б.. База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России".
- ↑ 8,0 8,1 Происхождение татарских сел Камышлинского района (2014).
- ↑ 9,0 9,1 Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.