Мазарлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мазарлы latin yazuında])
Мазарлы
Рәсми исем Могилки
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Октябрьский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Октябрьский сельсовет[d][1] һәм Күзнәй өязе
Почта индексы 442499
Карта

Мазарлы урамы

Мазарлы (рус. Октябрьское, чуаш. Масарлă) — Пенза өлкәсенең Неверкин районына керүче татар авылы. 2004 елда авылда 599 хуҗалыкта 1924 кеше яшәгән. Кыдады елгасының сул ягында, буйга 5 чакрым, иңгә – 2 чакрым чамасы.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыдады елгасы аша күперчек

Авылда ФАП, спортзал, мәктәп, стадион, 3 мәчет, акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, 7 кибет бар. Шулай ук, Ерыклы археология мәдәниятына караучы б.э.к. 1-2 меңеллыклардан калган мордва курганнары, авыллары калдыклары бар.

Авылда нигездә бер-берсенә охшаш игезәк бүрәнә йортлар утыра. Барысының да тәрәз капкачлары милли бизәкле. Калай, кирпеч белән төрелгән каралты-кура юк диярлек. Һәр йорттан да спутник тәлинкәләре калкып тора. Баксаң, авыл халкы ТЯГ каналын карау өчен генә махсус шул тәлинкәне сатып ала икән.

Күпчелек ирләр Мәскәүдә төзелештә эшли. Әле 3-4 ел элек кенә авылда мебель җитештерүче эшмәкәрләр (“Элна мебель” фабрикасы) булган, тик алары да хәзер Күзнәйдә (Кузнецк шәһәре) хезмәт куя.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу авыл 1712 елда килеп утырган. Каян килеп утыруы ачык билгеле түгел, ләкин бабайлар болай сөйли иде: Безнең Мазарлы авылының Хантимер мирза исемле кеше исеменә Петр Беренчедән указ булган: «Бу татарларга, рус дәүләте сугышларында (Кырым сугышында булса кирәк) хезмәт күрсәтүләре өчен, 182 кешегә үзләре теләгән төштән җир бирергә һәм аларны бөтен түләүләрдән коткарырга. Илле ике гаиләгә иллешәр четверть кыр, мең купня чабарлык печәнлек җир бирергә. Калганнарына (йөз утыз хуҗалыкка) егерме биш четверть[2] кыр, биш йөз купня чабарлык җир бирелсен»,— дигән. Безнең бабайлар җир эзләп кереп, шушы Мазарлы авылы тирәсенә килеп, җирне шушы тирәдән сайлап алганнар. Бу урында Әзәркә Том исемле чуаш авылы булган. Татарлар Петр Беренче указы буенча монда килеп утырганнар. Ләкин чуашлар, Петр Беренче указына буйсынмыйча, морзаларны куып җибәргәннәр. Шуннан соң Хантимер морза үзенең бер иптәше белән яңадан Петр Беренче янына киткән. Петр Беренче Казан округы наместникларына «гаскәр, солдат алып, земләмир җибәреп, шул татарларга җирне алып бирергә», дип, указ бирә. Казан наместнигы гаскәр, земләмир биреп Хантимер морзаларны монда җибәрә. Алар, отряд белән килеп, мондагы чуашларны куып җибәрәләр һәм шушы урынга утыралар. Безнең авыл уртасында соңгы елларга хәтле чуаш зираты каберлекләре чыга иде. Төрле сөякләр, борынгы киемнәр. Шуннан бу авылны Мазарлы дигәннәр. Бу авылдан Дума авылы, Сарбай (Сулеймановка) һәм Тарлаку авылы аерылып чыккан. Ул авылда руслар һәм татарлар. Алар унике чакрымнан килеп Мазарлы җирендә чәчтеләр.[3]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]