Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 358
Битләр саны 787 399
Үзгәртүләр саны 4 150 589
Теркәлгән кулланучылар 51 436
Актив кулланучылар 78
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 358 мәкалә бар, 6672 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 607 840 2 968 163 40 528 32 708 596 1 585 283 3076 20 166.2
2 tt Татар 2003 501 358 787 399 6672 4 150 589 51 436 78 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 519 577 393 337 1 559 288 49 856 101 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 260 461 994 248 3345 4 303 318 132 857 733 17 34.4
5 kk Казакъ 2002 236 618 634 056 11 088 3 329 099 156 702 464 16 14.8
6 az Азәрбайҗан 2004 200 086 566 890 17 203 7 603 581 290 972 627 14 45.1
7 ky Кыргыз 2002 79 139 110 176 2680 473 739 40 316 90 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 600 182 562 1505 1 272 082 41 358 71 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 55 974 114 132 537 829 401 35 324 37 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 078 51 897 0 218 873 27 211 35 2 3
11 sah Саха 2008 17 485 52 140 1765 406 706 25 465 31 3 30.6
12 tk Төрекмән 2004 6849 16 699 340 252 856 28 993 31 3 31.3
13 ug Уйгур 2012 6000 15 658 0 158 991 22 490 27 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 401 14 635 16 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2096 14 454 0 109 330 10 709 13 1 262.9
16 kaa Каракалпак 2006 5113 14 893 23 79 122 12 472 59 5 19.4
17 tyv Тыва 2013 3521 12 745 0 47 544 9468 17 1 25.6
18 alt Алтай 2021 1095 6176 0 46 436 3026 11 4 161.9


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]