Әш-Шәкүр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әш-Шәкүр latin yazuında])

Әш-Шәкүүр (гарәп. الشَّكُورُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Шөкер итмәк, шөкрана кылмак, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү димәктер. Аллаһының биргән нигъмәтләре өчен колларының Аңа шөкер итүләре бер вазифадыр. Аллаһ Үзенә шөкер иткәннәргә тагын да күбрәк нигъмәтләр бүләк итәр. Аның хәзинәсе бетмәс-төкәнмәс. «Шөкер итсәгез, артыгы белән бирермен» дигән аять («Ибраһим» сүрәсе, аять 7.) бу турыда сөйли.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган. — .