Әл-Каһһар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Каһһар latin yazuında])

Әл-Каһһәәр (гарәп. الْقَهَّارُ‎, бор. төрк. iš ötgürgüli[1]) – Аллаһның 99 исеменең берсе.Каһер тамырыннан барлыкка килгән бу сүз «каһәр суксын, каһәр төшкере» кебек гыйбарәләр рәвешендә телебезгә кереп калган. Юк итүче, һәлак итүче димәктер. Аллаһ теләгән вакытта галәмдәге бөтен ярат¬каннарын шул ук вакытта юк итә ала. Теләсә, тәүбә итмәгән гөнаһлар-ны да юк итә ала. Тарихның төрле дәверләрендә яшәгән төрле-төрле милләтләр турында да хәбәребез бар. Әгәр Аллаһ, бу исемнәрдәге мәгънәне еш кулланса, җир йөзендә бик аз инсан калыр иде. Ләкин Ул Рахим исеме белән мәрхәмәт итәдер.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.

  1. https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover