Эрбетче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрбетче latin yazuında])
Эрбетче
Халыкара фәнни исем Nucifraga caryocatactes L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Эрбетчеләр[1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d]

 Эрбетче Викиҗыентыкта

Nucifraga caryocatactes caryocatactes

Эрбетче (эрбет чыпчыгы, лат. Nucifraga caryocatactes) — карга кошлар гаиләлегеннән эрбетчеләр ыругының кошы.

Тышкы кыяфәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәүкәдән аз гына кечерәк. Гәүдә озынлыгы 30–35 см, койрыгы — 11 см, авырлыгы 125–190 г. Куе көрән төстә, баш һәм муен артын исәпләмәгәндә, бөтен җирендә зур-зур таплары бар. Койрык асты ак, койрык каурыйларының (ике урта каурыйны исәпләмәгәндә) очлары ак. Теше иркәктән аз аерыла: ул ачыграк төстә һәм ак таплар азрак беленеп тора.

Таралган җир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурупа һәм Азия тайга урманнарында Скандинавия һәм Альп тауларыннан Камчатка, Курил утраулары, Диңгез буе, Япония һәм Кытайга кадәр таралган. Татарстанда сирәк очрый. Эрбетче Себердә эрбетне бердәнбер масса-күләм таратучы булып тора.

Туклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбесенчә пешкән эрбет чикләвекләре белән туклана. Өстәвенә имән һәм бук чикләвекләре, чыршы һәм нарат орлыклары, җиләкләр һәм бөҗәкләр белән туклана.

Үрчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу кошлар тик иң куе һәм кара урманнарда оялыйлар. Апрель яисә мартта теше 3–4 озынча аксыл яшел күкәй сала. Күкәйләрдә тик теше утыра, иркәк аны ашата.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1999.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2