Энергетик (Башкортстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энергетик (Башкортстан) latin yazuında])
Энергетик
Нигезләнү датасы 1958
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Нефтекама шәһәре шәһәр округы[d][1]
Халык саны 3450 (2010),
3262 (2007),
3350 (2021)[2]
Почта индексы 452697
Җирле телефон коды 34783
Карта
 Энергетик Викиҗыентыкта

Энергетик (баш.  Энергетик , рус. Энергетик) ― Башкортстанның Нефтекама шәһәре шәһәр округы составына керүче торак пункт, авыл (2004―2005 елларда шәһәр тибындагы бистә). 2021 елда халык саны 3 350 кеше (2010 елда 3450 кеше, 2007 елда 3262 кеше) тәшкил иткән.
Почта индексы — 452697, ОКАТО коды — 80427558.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктка 1958 елда нигез салынган.

2004-2005 елларда – шәһәр тибындагы бистә.

2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ - территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә Энергетик штб авыл торак пункты категориясенә кертелә.[3]

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, Карман сусаклагычының (ru) (Бүә елгасы) көньяк ярында аның плотинасы янында, Нефтекамадан төньяк-көнчыгышка таба 25 км, Яңавылдан көнбатышка таба 22 км һәм Уфадан төньяк-көнбатышка таба 190 км ераклыкта урнашкан. Авыл Яңавыл районы территориясе белән әйләндереп алынган. Көньяктан торак пунктына Карман авылы тоташа. Авылның көньяк читендә МәскәүКазанЕкатеринбург тимер юл магистралендә Карман һәм Энергетик станцияләре урнашкан. НефтекамаЯңавыл автотрассасыннан керү юлы бар. Торак пунктта 8 урам.

Ара [4]
  • Шәһәр округы үзәгенә (Нефтекама) кадәр – 25 км.
  • Якындагы район үзәгенә (Яңавыл) кадәр – 22 км.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
20072010[5]
32623450

Милли составы: башкортлар 36,6 %, татарлар 29,8%, руслар 12,5 %, марилар 6,5 %, милләтләрен күрсәтмәгәннәр 12,2 %.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Иман Нуры» мәчете.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда Карман сусаклагычы[d] (ru) урнашкан.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. Таблица 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, городских округов, муниципальных районов, муниципальных округов, городских и сельских поселений, городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов с населением 3000 человек и более (XLSX). 2022-09-01 тикшерелгән.
  3. Закон Республики Башкортостан от 21.06.2006 № 329-з «О внесении изменений в административно-территориальное устройство Республики Башкортостан в связи с образованием, объединением, упразднением и изменением статуса населенных пунктов, переносом административных центров».
  4. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  5. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]