Хәлиф Курбатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлиф Курбатов latin yazuında])
Хәлиф Курбатов
Туган телдә исем Хәлиф Рәхим улы Курбатов
Туган 28 февраль 1927(1927-02-28)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Яңа Богады
Үлгән 10 июль 2005(2005-07-10) (78 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Курашов урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Пермь дәүләт университеты
Һөнәре филолог, тел галиме
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

Хәлиф Курбатов, Хәлиф Рәхим улы Курбатов (1927 елның 28 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Яңа Богады2005 елның 10 июле, РФ, ТР, Казан) — тел галиме, филология фәннәре докторы (1993). 1953 елдан СССР ФА Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әйдәүче фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Гыйльми хезмәтләре татар әдәби теленең стилистикасына, поэтикасына, алфавит һәм орфография тарихына багышланган[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елның 28 февралендә Минзәлә кантоны (хәзерге Актаныш районы) Яңа Богады авылында туган. Гаиләсе белән Уфага күчкән, белемне рус мәктәбендә алган. Хәрби заводка эшкә керә. Казан университетына конкурстан үтә алмый. Пермь дәүләт университеты тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1950). Бөек Ватан сугышы башлангач, Пермь дәүләт университетында Мәскәү һәм Ленинград югары уку йортларыннан эвакуация белән килгән профессорлар (П. С. Богословский, Л. Н. Воробьев һ. б.) эшли[3]. Алардан төпле белем алган Х. Курбатов, татар һәм рус телләреннән тыш, инглиз, алман, француз телләрендә язылган хезмәтләрне үз чыганак телендә укый, АКШ, Франция галимнәре белән телнең төрле проблемалары турында хат алыша. Соңыннан да галим Пермь дәүләт университетының филолог галимнәре (мәсәлән, стилист Маргарита Кожина һ. б.) белән бәйләнешне саклый, рус һәм чит ил шагыйрьләренең тел-стиль үзенчәлекләре турында язган мәкаләләрен «Пермь дәүләт университетының гыйльми язмалары»нда, төрле җыентыкларында бастырып килә.

Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь дәүләт университетын тәмамлагач, Казанга кайта. СССР ФА Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага укырга керә. Татар тел гыйлемендә махсус рәвештә фәнни өйрәнелмәгән «Татар әдәби телендә чит сөйләм мәсьәләләре» дигән катлаулы теманы тикшерүгә алына (фәнни җитәкчесе Вәли Хангилдин (1891—1971). 1954 елның 2 июлендә «Хәзерге татар әдәби телендә туры, кыек, уртак сөйләм» темасына кандидатлык, 1969 елның 2 июлендә «Татар лингвистик стилистикасы һәм шигърияте» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 1956 елда «Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре» исеме белән монографиясе басыла. Әлеге хезмәтендә татар стилистикасы турында башлап сүз әйтүче Латыйф Җәләйнең фикерен куәтләп, стилистика(рус.) дигән фән тармагының асылын, аның грамматикадан аермасын күрсәтә.

Фәнни тикшеренүләр өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стилистика буенча тикшеренүләрне Х. Курбатов башка темаларны өйрәнү белән бергә алып бара. Мәсәлән, 1954 елда «Совет әдәбияты» журналында басылган «Специфик фонемалар һәм орфография» мәкаләсендә татар телендә авазларны дөрес әйтү һәм язу мәсьәләсен күтәрә. 1958 елда татар телендә алфавит һәм орфография принципларын билгеләүче проектны төзүдә катнаша. «Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр булган алфавит» мәкаләсендә татар телендә алфавит тарихын рун язуыннан ук башлап тикшерергә кирәклекне ассызыклый. 1960 елда «Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы» исемле монографиясе дөнья күрә.

« Бу хезмәттә автор борынгы чорлардан алып бүгенге көнгә кадәр булган татар язуы тарихын тикшерә. Бу исә безнең культура тарихыбыз өчен бик әһәмиятле факт [4]
Латыйф Җәләй, профессор
»

1962 елда чыккан «Татар теленең әдәби әйтелеше (Орфоэпия)» һәм 1963 елда чыккан «Сөйләү стиле үзенчәлекләре (Орфоэпия)» мәкаләләрендә әдәби тел һәм стиль мәсьәләләрен бергә тикшерә. Алга таба стилистикага караган гыйльми хезмәтләре басыла: «Сүз һәм стиль» (1961), «Функциональные стили современного татарского языка» (1962), «Татар теленең грамматик стилистикасына караган материаллар» (1964), «Сәнгатьле сөйләм стилен (язучы телен) өйрәнүнең төп принциплары» (1969). 1971 елда «Хәзерге татар теленең стилистик системасы», 1978 елда «Татарская лингвистическая стилистика и поэтика» монографияләре чыга. Әлеге хезмәтләрдә стилистика дигән фән тармагының төп категорияләре булган стиль, тел стиле, язма сөйләм стиле, сөйләм стиле, язма-китаби стиль һ. б. терминнар тюркологиядә беренче тапкыр хосусый бер фән тармагының системасын барлыкка китерә торган берәмлекләр буларак аңлатыла. Шулай ук функциональ стильләрнең (сөйләм стильләренең) табигате, вазифасы, лексик-грамматик, синтаксик, фонетик үзенчәлекләре күрсәтелә. Х. Р. Курбатовның әлеге хезмәтләре гомумтөрки лингвистик стилистика фәненең үсешен билгели дип бәяләнә:

1978 еда Совет тюркологлары комитетының йомгак отчетында комитет рәисе Әдһәм Тенишев «төрки лингвистик стилистика мөстәкыйль үсеш ала» дигән тезисны раслау өчен Х. Р. Курбатовның «Татарская лингвистическая стилистика и поэтика» монографиясен күрсәтә.

Әдәби тел тарихы өлкәсендә тикшеренүләре «Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика» монографиясендә чагылыш таба. Х. Р. Курбатов — лексикология, морфология, тәрҗемә мәсьәләренә багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы, шулай ук Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел белеме бүлеге чыгарган җыентыкларның (мәсәлән, 1965 елда чыккан «Хәзерге татар әдәби теле (Лексика, Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография. Морфология», 2003 елда чыккан «История татарского литературного языка (XIII – первая четверть XX века)» җыентыкларының) мөхәррире:

Аның кул астында 5 кандидатлык, 1 докторлык диссертациясе якланган[5].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре. Казан: Таткнигоиздат.(рус.)
  • Татар теле стилистикасы системасы. Казан, 1971.(рус.)
  • Татар лингвистик стилистикасы һәм шигърияте. Мәскәү: Наука, 1978.(рус.)
  • Татар теле әлифбасы һәм орфографиясе тарихы. Казан, 1999. ISBN 5-298-00718-X
  • Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә?. К.: Фикер, 2002:
  • Сүз сәнгате. К.: Мәгариф. 2002.
  • Татарская лингвистическая стилистика и поэтика: учебное пособие. К., 2002. ISBN 5-7761-0921-3 (рус.)
  • Ритмика татарского стиха. К., 2005. ISBN 5-93091-071-5 (рус.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Курбатов Х. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы. К.: ТКН, 1960.
  • Гарданов Х., Бадыйков Х. Мәшһүр тюрколог. // «Мирас», 1999, №12. ‒ Б. 72-80.
  • Илидә Бәширова. Күпкырлы галим. // Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр (төзүчеләр Р. Ә. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов). Казан: ТКН, 2011, 365-368нче бит. ISBN 978-5298-02090-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]