Ханым (берлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ханым (берлек) latin yazuında])
Ханым
Нигезләнү датасы 2018
Дәүләт  Алмания
Штаб-фатирының урнашуы Франкфурт, Дармштадт[d], Һессен, Алмания
Рәсми веб-сайт tatarhanim.de/tt/

«Ханым»Европа татар хатын-кызлары оешмасы.[1] Берлекнең җитәкчесе булып Башкортстанда туып үскән, бүгенге көндә Алманиянең Франкфурт-ам-Майне шәһәрендә яшәүче Гөлнур Даутова тора.[2]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ханым» берлеге 2018 елда оеша.[2]

Берлекнең максаты булып биредәге татар хатын-кызларын берләштерү, чит илгә яңа гына килгәннәр өчен булышу, киңәшләр бирү,[2] татар сәнгатен һәм мәдәниятен таныту ярдәмендә халыкара, мәдәниятара татулыкны, үзара аңлашуны үстерү һәм саклау тора, төп эш юнәлешләренә – алман, татар, шулай ук төрки телле даирә вәкилләре арасында халыкара мәдәни алмашуны тәэмин итү өчен төрле юнәлештәге чаралар үткәрү керә.[1][3] Оешма хатын-кыз дөньясына йөз тотуы белән дә аерыла.[2]

2020 елдан берлек татар календарьләре иҗат итә. Иң беренче календаре милли бизәкләргә багышланган була. Проект фотографы – Рөстәм Хәйдәров. 2021 ел өчен үзенчәлек­ле милли төсмерле, татар мәдәниятен, татарларның көндәлек һәм бәйрәмчә кием-салымын зурлаучы календарь иҗат ителгән. «Ханым»ның 2022 ел милли календаре татар милли киемнәренә, гаилә традицияләренә, милләтебезгә багыш­ланган.[2][4] 2021 елның апреленнән «Ханым» берлегендә Онлайн очрашу ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар ханымнары чигү, кул эше серләренә өйрәнү остаханәләре уздырыла башлаган.[5]

2021 елның сентябрендә «Ханым» берлеге татар халык киеменә багышланган флешмоб үткәргән.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]