Фәнүр Шәйхисламов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнүр Шәйхисламов latin yazuında])
Фәнүр Шәйхисламов
Туган 14 ноябрь 1980(1980-11-14) (43 яшь)
Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре хокук белгече

Фәнүр Шәйхисламов (14 ноябрь 1980) — дәүләт эшлеклесе. Башкортстан Республикасы Тәтешле районы хакимияте башлыгы (2020 елдан).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы 1980 елның 14 ноябрендә Башкортстан Республикасы Мәчетле районы Әюп авылында туган.

Туган авылындагы мәктәптә башлангыч һәм төп белем алганнан соң, Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге 1 нче Башкорт гимназия-интернатында белем ала.

2003 елда Башкорт дәүләт университетының Хокук институтын тәмамлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20032005 елларда «Толпар» Башкорт җәмәгать фондында юрист-консультант булып хезмәт юлын башлый.

20052006 елларда — «Кинг» ҖЧҖ юристы; «Студия Vista Vision» ҖЧҖ юристы; «Килич Текстиль» ҖЧҖ директоры урынбасары.

2006 елдан бирле дәүләт хезмәтендә.

20062007 елларда — Башкортстан Мәгариф министрлыгы юридик секторының әйдәүче белгече.

20072009 елларда — Башкортстан Республикасының Тышкы икътисад әйләнеше, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгының хокукый эш бүлегенең баш белгеч-эксперты, хокукый эш бүлегенең белгеч-эксперты.

20092010 елларда Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм сәүдә буенча Дәүләт комитетының финанс ярдәм бүлеге начальнигы урынбасары вазифасын били.

20102011 — Башкортстан Республикасы буенча Федераль казначейство идарәсе юридик бүлегенең баш белгеч-эксперты.

20112016 — Башкортстан Президенты Хакимиятенең Контроль-аналитик идарәсе аналитик бүлегенең баш консультанты, мониторинг бүлегенең баш консультанты; Башкортстан Республикасы Башлыгының Эксперт-контроль идарәсенең контроль чаралар бүлеге мөдире, контроль чаралар бүлеге мөдиренең урынбасары.

2016 елдан — Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары вазыйфасында[1].

2020 елның 22 сентябрендә Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы Башкортстан Республикасы Тәтешле районы хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнде. Карар муниципалитет утырышында кабул ителде.

Җыелышта Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь министры Борис Беляев һәм Башкортстан Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара эш итү буенча идарә начальнигы Юрий Коземаслов катнашты[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч бала тәрбияли[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Почёт грамотасы
  • Башкортстан Республикасының Почёт грамотасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://globalufa.ru/person/id/82 Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы
  2. https://www.ufa.kp.ru/online/news/4022826/ КП Бывший заместитель министра труда возглавил башкирский район
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-09-28, retrieved 2021-09-28 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]