Фәвил Гыйльданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәвил Гыйльданов latin yazuında])
Фәвил Гыйльданов
Туган телдә исем Фәвил Габдрахман улы Гыйльданов
Туган 21 гыйнвар 1947(1947-01-21) (77 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы , Бишкурай
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы, тренер, укытучы
Бүләк һәм премияләре СССР спорт мастеры
Сайт Фавил Гильданов

Фәвил Гыйльданов, Фәвил Габдрахман улы Гыйльданов (Фавил Габдрахманович Гильданов, 1947 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Бишкурай) ― спортчы, авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры, 75 кг авырлыкта «Спартак» ДСО Башкортстан өлкә советы чемпионы, БАССР чемпионатының көмеш призеры, «Спартак» ДСО Россия республика советының өченче призеры[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 21 гыйнварында БАССР Илеш районы Бишкурай авылында туган. Бишкурай сигезьеллык (1962), Манчар урта (1965) мәктәпләрен, Уфа физкультура техникумын (1971), читтән торып Мәскәү өлкә физик культура институтын (МОГИФК, 1994 елдан академия[d], МГАФК) (1974) тәмамлаган.

1965―1966 елларда «Чакмагышнефть» НГДУ операторы булып эшләгән.

1966―1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.

1970―1972 елларда ― «Урожай» ДСО Илеш район советы рәисе.

1985 елда «Урожай» ДСО Башкортстан өлкә советы рәисе итеп сайланган.

1987 елдан Профсоюзлар ВДФСО спорт клубы директоры урынбасары булып эшли.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның токымы (племянник[2]) буларак, геройның 100 еллыгына аның истәлеген мәңгеләштерүдә актив катнаша, М. Гәрәев хөрмәтенә Уфа шәһәренең Дан бульварындагы сквер аталган[1].

2011 елда Ф. Г. Гыйльдановның туган авылы Бишкурай һәм аның кешеләре турында татар телендә «Бишкурай. Туганлык тамырлары» исемле китабы басылып чыккан[1].

2019 елдан ― «Форвард» компанияләр төркеменең күмәртәләп сату бүлеге төбәк бүлекчәсенең сату буенча менеджеры[1].

Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Фоторәсемнәре.

Балачактан ук спорт белән мавыга. Авыр атлетика белән 1969 елда (22 яшендә) Уфаның «Спартак» җәмгыятендә шөгыльләнә башлаган. СССРның почетлы спорт мастеры Бронислав Викторович Куклин[3] җитәкчелегендә күп кенә ярышларда җиңү яулый. СССРның спорт мастеры дипломын ала. 1970―1980 елларда республикада гына түгел, бөтен СССРда билгеле була. Иң яхшы нәтиҗәләре 125 кг (рывок) һәм 162 кг (толчок)[4]

1980 елда Мәскәүдә ХХ Җәйге Олимпия уеннарында катнашкан, Башкортстан АССРның спорт делегациясе җитәкчесе булган[4].

1990 елда СССР спорт делегациясе составында Сиэтлда (АКШ) «Игелекле ихтыяр уеннары»нда[d] катнаша[4].

Авыр атлетика буенча СССРның өч спорт мастерын әзерләгән[4].

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәт эшчәнлеге һәм спорт казанышлары турында мәгълүмат Илеш районының «Помним и гордимся» (Хәтерлибез һәм горурланабыз) исемле хәтер китабында урнаштырылган.
  • Исеме «Башкортстан Республикасының 2022 елга истәлекле даталары» календаре»нә кертелгән, 75 еллык юбилее билгеләп үтелә (2022 елның 21 гыйнвары).
  • БР Авыл хуҗалыгы һәм БР физик тәрбия, спорт һәм туризм министрлыклары Мактау грамоталары, Россия профсоюзларының 100 еллыгы юбилей медале, Физик культура буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гильданов Фавил Габдрахманович / Илишевский район. Энциклопедия (автор-составитель Р. К. Нуртдинов). Уфа: ГУП РБ УПК, 2010, с.108. ISBN 878-5-85051-505-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]