Сырганак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сырганак latin yazuında])
Сырганак
Халыкара фәнни исем Hippophae L.[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Лоховые[d]
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 52(2)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм New International Encyclopedia[d]

 Сырганак Викиҗыентыкта

Сырганак (лат. Hippóphaë) — иртә язын чәчәк ата торган вак чәчәкле, саргылт җимешле дару үсемлеге.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куаклар яки агачлар, күбесенчә чәнечкеле, 0,1 дән 3-6 м га кадәр (сирәк кенә 15 м га кадәр). Яфраклары сыек яшел, соры-ак яки көмеш төсендә, яисә аскы якта куе йолдызсыман кабык белән капланган була ала, тар һәм озын. Чәчәкләр яфраклардан иртәрәк барлыкка килә. Алар бер җенесле вак. Ике өйле үсемлекләр. Җил тарафыннан серкәләнәләр. Җимешләре күп була, алар кызыл-сары төстә, сабакны төрле яктан "сырып" алалар.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигатьтә елга буйларында үсәләр, бакчаларда культуралы куак буларак үстерелә. Җимешләреннән чәйләр, кайнатмалар әзерлиләр.

Безнең якларда җәй ахыры-көз башында өлгерә ул. Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Сырганакны җыю – җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботаклары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю ягын карый.

Сырганак җимешләре

Дөрес, сырганак җиләкләре кызгылт сарыга әйләнергә өлгермичә, сартгылтрак кына да булырга мөмкин әле. Әмма бу аның өлгермәгәнлеген аңлатмый. Мондый җиләкләр компот, джем ише тәм-том әзерләү өчен бик кулай. Аларны җыюы да җиңелрәк: каты тышчалы булганлыктан, кулга тоткач ук сытылырга тормый. Ә менә төрле чирләрдән бик шәп дәва булып торган сырганак мае ясау өчен җимешнең әфлисун төсенә кереп, кул тияр-тимәс үк сытылыр дәрәҗәгә җитүен көтәргә кирәк.

Җыю[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиләкне, бигрәк тә артык өлгергәнен җыю бик авыр. Шуңа күрә аны төрле хәйләләр кулланып җыялар. Әйтик, тимерчыбыктан кыскыч ясап. Шул кыскыч белән ботактагы җимешләрне савытка сыдырып кына төшерәләр.

Файдасы һәм зыяны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлгереп җиткән җимешләр чын мәгънәсендә файдалы матдәләр “келәте” булып тора. Алар безнең организмны витаминнар, файдалы кислоталар, макро- һәм микроэлементлар, фруктоза, глюкоза белән баета. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау һәм алардан дәвалану өчен бик әйбәт “дару” бу. Сырганак иммунитетны ныгыта, инфаркт, инсульт ише авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Ә инде бу чирләрне кичерүчеләргә көн саен 50 яки 100 грамм җиләк ашау организмга әйтеп бетергесез зур сихәт бирә. Әчкелтем булганлыктан, җимешне бал белән ашап, соңыннан чиста су эчеп кую әйбәтрәк. Сырганак шулай ук ашказанында яман шештән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтүгә дә сәләтле (көненә өч тапкыр 1әр аш кашыгы ашарга).

Әлбәттә инде, зыяны да юк түгел. Һәр “дару”ның үз “плюслары” һәм “минуслары” бар чөнки. Әйтик, сырганак кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Бавыр, бөер, сидек куыгы авыруларыннан, кан басымы түбән булудан интегүчеләргә дә сырганак “бармый”.

Сырганак чәе һәм төнәтмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яфраклары да бик файдалы. Аларны, киптереп, чәй рәвешенә китереп эчәләр. Сырганак чәе авыз куышлыгы һәм казналык авыруларыннан котылуга ярдәм итә. Чәйне болай ясыйлар. 500 мл кайнап торган суга 3 чәй кашыгы төелгән яфрак салып, 10-15 минут тоталар. Сөзеп, көненә ике тапкыр 150-200 мл күләмендә эчәләр (яки авызны чайкаталар). Мондый төнәтмәне салкын тигәндә, гомумән, теләсә нинди ялкынсынудан эчәргә мөмкин.

Төнәтмәсе дә чәй кебек ясала. Бары тик төнәтү вакыты гына озайтыла (30 минут). Моның өчен термос кулланырга була. Сырганак төнәтмәсе ревматизм, остеохондроз кебек буыннар авыруларын җиңеләйтә. Төнәтмәне көненә 50шәр мл күләмендә эчәргә кирәк.[2]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. https://vatantat.ru/2020/08/32566/