Суган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суган latin yazuında])
Суган
Сурәт
Халыкара фәнни исем Allium L., 1753[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[1][2]
Югарырак таксон Allieae[d][1]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Berenice[d][7]
Нәрсәнең чыганагы зелёный лук[d]
Бүләкләр
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=403[9]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/asparagales/alliaceae/allium
Ссылка на Montana Plant Life montana.plant-life.org/cgi-bin/genus03.cgi?Liliaceae_Allium
 Суган Викиҗыентыкта

Суган (лат. Allium) - Әспеләр тәртибе, Амариллисчалар семьялыгы, суганчалар ассемьялыгына керүче икееллык, яисә күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

The Plant List мәгълүматына килгәндә, Төньяк ярымшарда табигый шартларда үсүче 900 төре билгеле. Кырлар, болын, урман, далаларда үсәләр. [10] Ыругның систематикасына Эдуард Регель зур кертем ясый. Ул моңарчы тасвирланмаган 250дән артык төрне үз эченә алган ике монография чыгара (1875, 1887). [11].

Allium schoenoprasum

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карл Линней биргән фәнни атамасы — лат. allium — сарымсакның латыйн атамасыннан килеп чыккан, ә ул, үз чиратында, Кельт телләрендәге all — «кыздыручы»[12] сүзеннән, яисә лат. halare — «хуш исле» сүзеннән килеп чыккан.

Хәзерге төрки телләрдә атамасы: к.-балк. сохан, кумык., төрек, әзерб., төркм., уйг. соган, кырг. согон, башк. һуган. Кайбер төрки телләрдә (үзб., казакъ., ккалп.) «пияз» иранизмы кулланыла.

Истәлекләрдә coyun, sogan, sojfan атамалары телгә алына. Э.В. Севортян согун //соган сүзен билгесез нигездән -ган аффиксы ялгау белән килеп чыккан, дип саный. Суганның килеп чыгышы Кытайдан булганга күрә, М. Рясянен, Г. Рамстедт атама кытайча ts'ung (суган) сүзеннән килеп чыга дип фаразлыйлар. Л.В. Дмитриева фикеренчә, сүз монгол телләреннән «сонгино» рәвешендә керә, ә монголларның -гина аффиксы төрки телләргә фонетик яктан якынрак булган -ган белән алмашына. [13].

Русча атамасы алман. Lauch,исл. laukr (һинд аурупа телләреннән *leug «бөгү, сыгылу»), бор. грек. leukos «ак» (һинд европа телендәге *leuk-/louk- «яктыртырга») сүзләреннән килеп чыккан булуы мөмкин.[14].

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәкләре төзелеше

Күпъеллык (культуралы төрләре икееллык та була), суганчалы яки зур үсеш алмаган суганчалы үләнчел үсемлекләр. Кайберләренә кискен ис һәм тәм хас.

Бу ыруг әһелләренең кызыл, ак яки шәмәхә кабык белән капланган зур шарсыман суганчалары бар. Суганча үзе - сусыл һәм коры яфраклардан торучы үзгәргән бәбәк. Үсемлекнең файдалы һәм туклыклы матдәләрне туплау әгъзасы. Яфраклары тар, озын, биеклеккә 1 м га җитәләр, эчләре куш була ала.

Чәчәкләре вак, озын чәчәк аякларында урнашканнар, чатырсыман формада оешканнар. Башта әлеге чатыр диаметры 40 см га җитә алырлык шарсыман чехол эчендә була. Таҗы 6 таҗ яыракчыгыннан тора, алар бер-берсенә күпмедер дәрәҗәдә тоташ. Чәчәк атканнан соң гадәттә коелмыйлар. Серкәлекләре тоташ, 6 данә. Өч оялы җимшәне бар. Июнь-август айларында чәчәк ата.

Орлыклары түгәрәк яки почмаклырак. Август-сентябрьда орлык өлгертә.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Allium scorodoprasum

Суганда безнең организм өчен кирәк булган микроэле­ ментлар һәм туклыклы матдәләр бик күп. Яшел суган хатын-кызларга бик файдалы, чөнки анда цинк бар. Әгәр рационда суган аз булса, репродуктив функция белән проблемалар килеп чыга, тырнак, чәчләр үсүе начарлана өстәвенә алар тоныкланып китә. Яшел суганны бигрәк тә яз көннәрендә куллану яхшы нәтиҗә бирә, чөнки бу периодта күп кешеләр витамин җит­ мәүдән интегә. Ул организмның иммун системасын сакларга ярдәм итә, сулыш юллары авырулары барлыкка килү (ОРВИ, бронхит, грипп, салкын тию) куркынычын киметә. Аз дозада кулланганда, суган ашкайнатуны нормальләштерә, азканлылыктан интегүчеләргә файдалы, аны йөрәк-кан тамырлары системасында тоткарлык булган кешеләргә ашарга киңәш ителә. Яшел суган кан басымын да нормальләштерергә булыша, теш һәм уртны ныгыта, чөнки анда кальций һәм С витамины бик күп. Ул ашказаны согы бүленүен көчәйтә, аппетитны яхшырта. Тик ул ашказанының лайлалы тышчасын ярсытырга мөмкин. Шуңа күрә хроник гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булган кешеләргә аны күп ашарга киңәш ителми.

Башлы суган. Составында С, В1, В2, В6, РР витаминнары, калий, кальций, тимер, алма һәм лимон кислотасы, эфир мае бар.

Нәрсәне дәвалый? Ризыкка салынган яшь суган фитонцидлары тамак төбендәге лайлалы тышчага тупланган вирусларны (мәсәлән, грипп вируслары) һәм микробларны үтерә. Йөткергәндә, суган согына бал кушып эчү : яки сөттә пешкән 2 баш суганны сөте белән ашап-эчү файдалы. Чәч коелса, суганнан уып ясалган ботканы чәч тамырларына сөртергә кирәк. Аңкау авырулары вакытында суга 10:1 нисбәтендә кушылган суган согы белән авыз куышлыгын чайкыйлар. Җәрәхәт-яраларны дәвалаганда, яңа суган Г согы эренле һәм озак төзәлми торган яраларны савыктырырга ярдәм итә.

Суган исеннән котылу өчен, яшел чәй яфраклары, петрушка тамыры, цитрус җимешләре цедрасын чәйнәргә яки бер стакан кайнаган сөт эчәргә була.

Башлы суганны ашказаны җәрәхәте, ашказаны асты бизе, бөер ялкынсыну авырулары булган кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 CHASE M. W., Reveal J. L., Fay M. F. A subfamilial classification for the expanded asparagalean families Amaryllidaceae, Asparagaceae and Xanthorrhoeaceae // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00999.X
  2. 2,0 2,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  3. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 14 / мөхәррир В. Фацзуань, Т. Цзинь — 1980.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. Глобальная информационная система по биоразнообразию — 2001.
  8. https://www.nutzpflanzenvielfalt.de/gemüse-des-jahres/allium
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. Список видов рода лук (Allium). The Plant List. әлеге чыганактан 2011-12-11 архивланды. 2014-09-06 тикшерелгән.
  11. Калып:Iw. Garlic and Other Alliums: The Lore and the Science. — Royal Society of Chemistry, 2010.анг--> — 480 p. — ISBN 1849731802.
  12. Аврорин, 1977
  13. https://cyberleninka.ru/article/n/nekotorye-nazvaniya-ogorodnyh-kultur-v-nogayskom-yazyke
  14. Этимологический словарь русского языка.