Сарапул үзәк мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарапул үзәк мәчете latin yazuında])
Мәчет
Сарапул
үзәк мәчете
Ил Россия
Шәһәр 427965 Удмуртия,
Сарапул, Төньяк торак районы, Югары Яр буе ур., 72
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 19941995 еллар
Төп даталар:
1994 ― төзелеш башлану 1995 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Сарапул үзәк мәчете (рус. Центральная мечеть г. Сарапула) ― Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Сарапул шәһәре ― Удмуртиянең татарлар күпләп тупланып яши торган торак пунктларының берсе. 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Удмуртия татарларының күпчелеге (85,6 %) биш шәһәрдә яши: Ижауда – 61 117, Сарапулда – 9 828, Можгада – 7 226, Глазовта – 4 754, Воткинскида – 4 015 кеше[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Удмуртиядә ислам

1909 елда Сарапул шәһәрендә җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оештырыла, ул шәһәрдә яшәүче татарлар өчен рухи-агарту үзәге ача, мәчет төзү өчен акча җыя башлый. Ләкин 1917 елгы Октябрь революциясе бу ниятләргә тормышка ашарга комачаулый.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчеткә 1994 елда нигез салынган. 1995 елның 1 гыйнварында ачылган. Төзелеш инициаторы – Әхмәтгата Хафиз улы Хафизов (1929–2007), Актаныш районы Иске Кормаш авылы тумасы. Спонсорлар: Исламгалиев Ф. Ф., Әүхәдиев М. Т., Гатауллин Р. С. һ. б.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кама елгасы яр буенда шәһәрнең үзәгендә урнашкан ике катлы турыпочмаклык формасындагы кирпеч бина. Түбәсендә бер манарасы бар [2].

Имам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елдан имам-хатыйб Рамил улы Рим хәзрәт Рәҗәпов (Резяпов). 1980 елда Свердловскида туган. 2000 елда Нефтекамада машина төзелеше техникумын тәмамлаган. 2003―2005 елларда Нефтекаманың «Иман нуры» мәчете мәдрәсәсендә укыган. 2005―2008 елларда Нефтекама шәһәренең үзәк мәчете имамы ярдәмчесе булып эшләгән[3].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Владыкин В. Е. Татары // Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]