Рамил Мөдәрисов
Рамил Мөдәрисов | |
---|---|
Туган | 18 июль 1956 (67 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | тарихчы, мөгаллим |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Рамил Мөдәрисов (18 июль 1956 ел) — галим-тарихчы. Тарих фәннәре докторы, профессор (2003). Югары мәктәп укытучысы.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рамил Зөфәр улы Мөдәрисов 1956 елның 18 июлендә Уфа шәһәрендә туа. 1979 елда Башкорт дәүләт университетын «тарихчы» квалификациясе буенча тәмамлый.
1979-1980, 1983-1989 һәм 1998-2005 елларда хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренеләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми хезмәткәре, 1989-1997 елларда Башкорт дәүләт педагогия институты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта.
1987 елда тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Развитие горнозаводской промышленности Южного Урала в первой половине XIX века» темасына диссертация яклый. 2003 елда тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Промышленность Южного Урала в первой половине XIX века: 1801-1861 гг.» темасына диссертация яклый.
2005 елдан — Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы укытучысы, «Фәлсәфә, тарих һәм хокук» кафедрасы профессоры.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фәнни хезмәтләре тау сәнәгате, алтын казу сәнәгате, тоз кәсепләре, Көньяк Уралның эшче сыйныфы тарихына багышланган. 80‑нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы.
Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Горнозаводская промышленность Южного Урала в первой половине XIX в. Уфа, 1998;
- Промышленность Южного Урала в первой половине XIX века (1801—1861). Уфа, 2003.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Винокуренные заводы
- Кожевенные заводы
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мөдәрисов Рамил Зөфәр улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Профиль Мударисова Рамиля Зуфаровича на официальным сайте «Финансовый университет: Годы и люди» 2022 елның 3 июль көнендә архивланган.