Пыяла (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пыяла (җыр) latin yazuında])
Пыяла
Сәнгать формасы җыр
Жанр синти-поп[d]
Башкаручы Аигел
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Чыгару датасы 2020
Продюсер Илья Юрьевич Барамия[d]
Озаклык 210 секунд

«Пыяла» — «Аигел» төркеменең шул ук исемдәге альбомының баш җыры, 2020 елда татар телендә чыгарылган. Төркемнең иң танылган җырларының берсе.

Саундтрек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта композиция «Топи» сериалына саундтрек буларак сайлана, ләкин[1] коллектив бу фильм өчен рус телендә 10 саундтреклы аерым коллекция яздыра.

2020 елда шул ук исемдәге «Пыяла» альбомындагы треклистта беренче номер астында чыккан. 2023 елда композиция Жора Крижовниковның 1980-нче еллардагы Казан оешкан җинаятьчел төркемнәре турындагы «Егет сүзе. Асфальтта кан» сериалына саундтрек була. Чыгарылганнан соң ул Россия чартларының һәм глобаль Shazam чартының да иң югары урыннарын ала.[2][3][4][5] Трек һәр эпизодта уйнала. Җырның популярлыгын «Аигел» төркеменең Россиядәге концертларын тыю һәм Россиядән эмиграция аркасында сериал титрларында күренмәве белән бәйлиләр.[6][7][8]

Телевидениядә беренче тапкыр җыр 2021 елның мартында Беренче каналда «Кичке Ургант» программасында башкарыла, төркем трекны тере тавыш белән башкара[9].

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхәббәт пыяласын

атасың – карасын.

Чын бәхет пыяласын

бәрәсең, ватасың.

Күздә күз,

күздә күз,

күздә күз нурым ояла -

Кулда кул,

кулда кул,

кулда, кулда пыяла.

Клип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 21 гыйнварында җыр өчен рәсми клип чыгарыла, бу хип-хоп башкаручы Хаскиның хатыны — режиссер Алина Насыйбуллинаның фильмы караламасы була[10][11].

YouTube’тагы клип астында сюжетның тасвирламасы бар.[12].

Чартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чарт (2023) Иң югары
урын
VK Музыка 1
Яндекс Музыка 1[13]
Apple Music Top 100: Russia 1[14]
TikTok Billboard Top 50(ингл.) 11[15]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Пыяла от АИГЕЛ, которая рвёт мировые чарты Apple Music. Про что она?
  2. О чём поёт Аигел в саунтдреке «Пыяла» к сериалу «Слово пацана»?
  3. Трек из сериала «Слово пацана» возглавил мировой чарт Shazam
  4. «Аигел» и Катя Лель на вершинах мировых чартов
  5. О чём поётся в татарской песне из сериала «Слово пацана»
  6. Группа «Аигел» возглавила топ мирового чарта Shazam. «Инде» (2023-12-04). 2023-12-06 тикшерелгән.
  7. «Вымарали из титров сериала»: как мир «шазамит» татарское техно от дуэта «Аигел» (ru). «Бизнес Online» (2023-11-30). 2023-12-06 тикшерелгән.
  8. Лихопек, Сергей (2023-12-04). АИГЕЛ - В титрах не значится (ru). «Звуки.ру». 2023-12-06 тикшерелгән.
  9. АИГЕЛ — «Пыяла». Вечерний Ургант. Фрагмент выпуска от 02.02.2021 (ru). 2023-12-06 тикшерелгән.
  10. Дуэт «Аигел» выпустил клип на трек «Пыяла». Это черновик фильма Алины Насибуллиной
  11. «АИГЕЛ» показали кинематографичный клип «Пыяла»
  12. АИГЕЛ — Пыяла («Пыяла») // AIGEL — Piyala (Piyala, 2020)
  13. Чарт Яндекс Музыки.
  14. Russia iTunes Top Songs.
  15. TikTok Billboard Top 50 – Billboard