Пума

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пума latin yazuında])
Пума
Халыкара фәнни исем Puma concolor L., 1771[1][2]
Таксономик ранг төр[1][2]
Югарырак таксон пумы[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Словарь тегов Метрополитен-музея[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм New International Encyclopedia[d]
Башлану вакыты 300 тысячелетие до н. э.

 Пума Викиҗыентыкта

Пума йөзе
Пума балалары
Пума

Пума яки тау арысланы, кугуар (латинча Puma concolor) — имезүчеләр сыйныфына, мәчелеләр гаиләсенә караган пумалар ыругыннан ерткыч җәнлек.

Тау арысланнары һөҗүмнәре турында кисәтү күрсәткече, Калифорния, АКШ

Көньяк һәм Төньяк Америкада яши. Пумалар ыругының иң зур вәкиле.

Тәне озынлыгы 100-180 см, койрыгы озынлыгы 60-75 см, биеклеге 61-76 см, авырлыгы 105 кг җитә (ата пума).

Күбесенчә боланнарны аулый.

Пума атамасы кечуа дигән индеец кабиләсенең теленнән чыккан.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зурлыгы буенча мәчелеләр гаиләсенең иң зур вәкилләре:

  1. юлбарыс
  2. арыслан
  3. ягуар
  4. пума

Гадәттә ата пума авырлыгы 60-80 кг тәшкил итә, ана пума 20-30% җиңелрәк.

Пума тәне бик сыгылмалы, озынча, аяклары биек түгел, башы чагыштырмача зур түгел. Арткы аяклары алгылардан шактый авыррак. Койрыгы озын, көчле.

Аяклары киң, үткен тырнаклары белән, арткы аякта 4, алгы аякта 5 бармак.

Йоны бик куе, ләкин кыска, тупас, бер төстә (шуңа күрә латинча concolor атала). Җиткән пума йоны соры-көрән яки көрән-сары төстә.

Пума балалары йоны куерак, кара таплар белән капланган. Баштарак күзләре зәңгәр төстә, соңрак көрән яки гәрәбә төстә була. 9 айга йонда таплар юкка чыга.

Кайчандыр пума бөтен Америкада яшәгән, ләкин соңрак АКШта үтерелгән диярлек, тик Флоридада һәм тауларда сакланган. Хәзер пума Канаданың Юкон иленнән Патагониягә кадәр тора.

Пума тигезлектән 4700 м биеклектәге тауларга кадәр очрый, тау, ылыс урманнарында, тропик урманнарда, пампаста (Америка даласы) да тора.

Пума 6 м озынлыкта, 2,5 м биеклектә сикерә ала, кыска арада 50 км/сәг тизлек белән йөгерә ала.

Тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көчле аякларына күрә пума тау битләрендә һәм агачларга җиңел менеп йөри.

Пума - ялгыз аучы. Күбесенчә төнлә боланнарны аулый, ләкин тычкан, тиен, куян, күсе, маймыл, кошлар, балык, кондызларны ашый ала. Хәттә койот, селәүсен, бүре, бүтән пума, аллигаторга һөҗүм итә ала.

Юлбарыс һәм леопардтан аермалы буларак пума йорт хайваннарына да һөҗүм итә - терлек, этләр, мәчеләр, кошлар.

Күзәтүчеләр буенча пумалар гризли һәм җиткән барибалны үтерә алган. Альфред Брем буенча пума бик кыю җәнлек, хәттә ягуарны куа ала.

Тәбигатьтә пуманың дошманы юк, ләкин АКШ тауларында пумалар һәм бүреләр арасында чын сугыш бара.

Пума бик сирәк кешегә һөҗүм итә, гадәттә читләтеп үтәргә тырыша, ләкин төнлә, тиз хәрәкәтләнүче, тәбәнәк буйлы ялгыз кешегә һөҗүм итә ала.

Табигатьтә пума 18-20 ел яши.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Соколов В. Е. Пятиязычный словарь названий животных. Млекопитающие. Латинский, русский, английский, немецкий, французский. / под общей редакцией акад. В. Е. Соколова. — М.: Рус. яз., 1984. — С. 107. — 10 000 экз.
  • Пума — статья из энциклопедии «Кругосвет»
  • Сьеса де Леон, Педро. Хроника Перу. Часть Первая. — Киев, 2008 (пер. А. Скромницкий). Архивировано 9 июля 2012 года.
  • Online Etymology Dictionary
  • Florida Panther Facts (23 марта 2012). Проверено 9 марта 2016.
  • «K.A. Logan, L.L. Sweanor» — Desert Puma: Evolutionary Ecology and Conservation of an Enduring Carnivore, 2001 — С. 21 — ISBN 1-55963-867-2
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0