Портал:Габдулла Тукай/Сез беләсезме
- «Уклар» журналында Тукай «Һөд-Һөд», «Кырмыска», «Шүрәле» һәм башка тәхәллүсләр белән яза.
- «Пар ат» шигыре, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, 1914 елда «The Russian Rewiew» журналында шагыйрьнең биографиясе белән бергә басылып чыга.
- «Туган тел» шигырен инкыйлабка кадәрге чорда мәктәп-мәдрәсәләрдә уку елы башлану алдыннан, уку елы тәмамланган вакытта, шулай ук бәйрәм кичәләрендә татар балалары хор белән укый яки көйли-җырлый торган булганнар.
- 1937 елда оештырылган Казан шәһәре филармониясе 1946 елдан бирле Габдулла Тукай исемен йөртә башлый.
- Алман галиме Михаэль Фридерих уйгур әдәбиятын өйрәнеп, «тукайчы» булып китә.