Нәсыйха (мәчет, Прокопьевск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәсыйха (мәчет, Прокопьевск) latin yazuında])
Мәчет
Нәсыйха
Ил Россия
Шәһәр 653024,
Кемерово өлкәсе, Прокопьевск, Рудник[d] районы, Серов ур., 19а.
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы янәшәсендә булган бина
Төзелеш еллары 20192023 еллар
Төп даталар:
2019 ― төзелеш башлану
2023 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Мусульмане Прокопьевска Рәсми сайт

«Нәсыйха» мәчете (рус. Мечеть «Насыха» г. Прокопьевска) ― Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Нәсыйха» мәхәлләсе карамагында.

Прокопьевск шәһәрендә (1931 елда нигез салынган) 177 819 кеше яшәгән (2021), татарлар 7 412 (2010) кеше тәшкил итә[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар (татарлар һәм башкортлар) 1920-елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгәннәр, кемдер үз теләге белән, кемдер мәҗбүри рәвештә күчерелгән. 1946–1949 елларда шәһәрдә мәчет эшләгән[1].

Мөселманнарның икенче күченү дулкыны 1950―1960 елларга туры килә. Алар, нигездә, төрле уку йортларыннан юнәлтү буенча хезмәт практикасына килгән яшьләр, гаилә төзегәннәр, торак алганнар һәм Прокопьевскида яшәп калганнар[1].

Прокопьевск шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте тарихы 1994 елда инициатив төркем шәһәрнең Зенковский микрорайонында «Рамазан» мәхәлләсен булдырганнан соң башлана[2]. Васил Харисов имамы булган беренче мәчет Яр буе урамында ачылган. Мәхәллә идарәсендә Дамир Идиятуллин рәислек иткән. Әлеге мәчет бинасында татарларның гамәли сәнгате һәм көнкүреше музее урнашкан. Вакыт узу белән, мәчет бинасы барлык диндарларны сыйдыра алмый, шуңа күрә тагын бер мәчет төзергә карар итәләр.

Прокопьевск шәһәренең «Нәсыйха» җирле мөселман җәмгыяте 2017 елда оештырылган. 2019 елда мәчет төзелә башлаган. 2023 елның 29 июнендә ачылган[3]. Яңа мәчет ачылу тантанасында Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Прокопьевск шәһәре башлыгы (2022 елдан) Максим Шкарабейников[d], Кузбасс мәчетләренең имамнары һәм дини җәмгыятьләр рәисләре, шәһәр халкы, шулай ук башка конфессия вәкилләре катнашкан[4].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике катлы кирпеч бина ~700 кешене сыйдыра. Ир-атлар өчен, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, тәһарәтханә, уку бүлмәсе, ашханәсе бар. «Нәсыйха» мәчете шәһәрнең бизәге, Прокопьевскиның һәм бөтен Көньяк Кузбасс мөселманнары өчен бердәмлек, рухи, дини-агарту үзәге, мәдәни үзәк булып тора. «Нәсыйха» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «ихласлык», «яхшы киңәш» дигәнне аңлата[5].

Имам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Прокопьевск районы Верх-Егос[d] бистәсендә «Сәҗдә» мәчете эшли (Степная ур., 21)[8].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]