Норма (Ошторма кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норма (Ошторма кушылдыгы) latin yazuında])
Норма
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 56°10'36"тн, 50°56'20"кнч, 56°10'35"тн, 50°56'20"кнч
РДСР 10010300512111100040401
Нинди сулыкка коя Оштырма Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 111 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 20 километр Edit this on Wikidata
Карта

Нурминкә (Норма)Россия территориясе, Татарстан[1] биләмәләренең Көнчыгыш Чулман алды елгасы, Оштырма елгасының сул як кушылдыгы (Нократ елгасы бассейны).

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озынлыгы 20,9 км, бассейн мәйданы 107,9 кв. км. Кукмара районы территориясе буйлап ага. Нормабаш авылыннан көньяк-көнбатышка таба 2,5 чакрым ераклыкта бщреп чыга,тамагы Кукмара шәһәренең көньяк-көнчыгыш читендә урын ала.

Су башының абсолют биеклеге - 160 м, тамагы - 69 м. Киңлеге, агым тизлеге, тирәнлеге зур түгел. Нурминкәнең су җыю өслеге яссы яисә аз тармаклы аерым калкулыкларга бүлгәләнгән тигезлектән гыйбарәт (җирнең абсолют биеклеге 175-220 м). Геологик яктан караганда, су җыю өслегенең төп өлеше Пермь системасының татар ярусы токымнарыннан тора. Нурминка үзәне асимметрияле: сул ярлары текәрәк тора; урыны-урыны белән нарат, чыршы, юкә, өрәңге, каенлы катнаш агачлыклар сакланган. Су җыю өслегенең урман белән капланышы 5%.

Үзәннең уң битләре, нигездә, сөзәк, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен файдаланыла. Нурминкәнең су җыю өслегендә озынлыгы 5 км га кадәр булган бик күп чокырлар, бар, аларның интенсив үсүенә территориянең көчле (90 м га кадәр) эрозиясе, текә балчыклы тау битләре булу һәм бассейнның күпчелек өлешендә урман булмау тәэсир итә. Сулык бормалы, тармакланмаган.

Нурминкәнең озынлыгы 0,9 дан 4,7 км га кадәр булган 16 кушылдыгы бар, аларның күпчелек өлеше уң як. Елга челтәре куелыгы 0,49 км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Еллык агымның 80% ка кадәре язгы ташу чорына туры килә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 120 мм, ташу агымы катламы 98 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,085 м3/с. Суы язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Норма бассейнында суның гомуми күләме 1,5 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Норма үзәне буенча МәскәүКазан–Екатеринбург тимер юлы участогы үтә.

Норма — ТРның табигать истәлеге (1978). Елга үзәненең сулъяк сөзәклегендә «Кукмара тавы» ландшафтлы табигать истәлеге урнашкан. [2]

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Нократ, елга бассейны — Чулман.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/nurminka-1 Онлайн - энциклопедия Tatarica
  3. РФ су реестры мәгълүматлары: Мазарка.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]