Муса Җәлил һәйкәле (Ырынбур)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил һәйкәле (Ырынбур) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Ырынбур, Постников урамы
Сынчы Кадим Җәмитов
Төзелеш датасы 1996 ел
Материал бронза, гранит

Муса Җәлилгә һәйкәл Ырынбур шәһәрендә Постников урамында урнашкан.
Һәйкәлне урнаштыруга Татарстан, Ырынбур өлкәсе казнасыннан, шулай ук шәхси затлардан җыелган акчалар тотылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлнең алдан күренеше

Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлап, 1996 елның 22 июнендә Ырынбур шәһәренең Постников урамында, «Тирәк» (Тополь) паркына каршы урнашкан «4 апрель» скверында ачылган.

Һәйкәлнең авторы — Кадим Җәмитов (Казан).

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скульптураның авырлыгы — 1,5 тонна. Ул Татарстанда коелган.
Шагыйрь ташка утырган, пальтодан, муенына озын шарф ураган, башын бераз сулга борган итеп сурәтләнгән.
Һәйкәл алдындагы гранит плитәдә русча язылган:

Поэту-герою Мусе Джалилю

Бәяләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Һәйкәлнең йөзе әтиемә бер дә охшамаган, аның урынына әллә монгол, әллә казакъ йөзе ясап куйганнар бит... [1]
Люция Җәлилова, Муса Җәлилнең кызы (2023)
»

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Җәлилгә ядегәрлек тактаташ

Һәйкәлне ачу тантанасында Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.

Муса Җәлилнең балачагы һәм яшьлеге Ырынбур белән бәйле. Ул Ырынбур өлкәсе (хәзерге Шарлык районы) Мостафа авылында туган. Ырынбурда Хөсәения мәдрәсәсендә укыган. 1926-1927 елларда РКСМ Ырынбур өяз комитетында эшләгән. Элекке комсомол комитеты бинасы (хәзерге Ырынбур мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм белемен камилләштерү институты) диварына (Советская урамы, 2) истәлек тактаташ эленгән [2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]