Миңлегөл Хисамова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миңлегөл Хисамова latin yazuında])

 

Миңлегөл Хисамова
Туган телдә исем Хисамова Миңлегөл Сәлимҗан кызы
Туган 1 октябрь 1948(1948-10-01) (75 яшь)
Башкорт АССРның Куергазы районы Ялчыкай авылы
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь

Миңлегөл Хисамова - (1 октябрь 1948 ел) — мәгариф ветераны, шагыйрь. 1993 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рәсәй Федерациясенең мактаулы гомуми белем хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңлегөл Сәлимҗан кызы Хисамова 1948 елның 1 октябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Ялчыкай авылында туган.

Уфада 1нче республика мәктәп-интернатын тәмамлый, шуннан башкаланың пыяла-сүс заводында оператор булып эшкә керә.

1967-1972 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Аны тәмамлаганнан соң, «Совет Башҡортостаны» газетасында эшли.

1973-1975 елларда Югары Кышы урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта, аннары Күмертау һәм Уфа шәһәрләрендә мәктәптә балалар белән эшли.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган туфрак яктысы / «Җиде чишмә» тупланмасында: Шигырьләр. — Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 28 бит.
  • «Чиялек җыры» (1992)
  • «Сары мәтрүшкә» (1993)
  • «Буран моңы» (1996),
  • «Тынлыкларда калам» (1998)

Өстәмә мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 21 сентябрь 2018)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 21 сентябрь 2018)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт шигърияте антологиясе