Ларингит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ларингит latin yazuında])
Ларингит
Сурәт
Зыян китерә гортань[d]
Саклык белгечлеге пульмонология[d] һәм оториноларингология[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/laryngitis[1]
ICD-9-CM 464.00[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C26811[3]
 Ларингит Викиҗыентыкта

Ларингит — тамак төбенең лайлалы тышчасы ялкынсыну ул. Билгеле булганча, бугаз сулыш үткәрүче һәм тавыш ясаучы орган. Тамак төбе ялкынсыну күбесенчә микроблар һәм вируслар тәэсирендә, кискен респиратор авырулар яки грипп авыруы фонында барлыкка килә.

Ларингит белән авырып китүгә түбәндәге факторлар: организмның чиктән тыш суынуы, иммунитет көчсезләнү, тавыш киеренкелеге (мәсәлән, укытучыларда, артистларда) китерергә мөмкин. Болардан кала, ярсыткыч матдәле парлар һәм газлар булган, гомумән, тузанлы, пычрак һава сулау, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгу лайлалы тышчаның ялкынсынуына сәбәпче була ала. Ларингит тамак төбендә корылык сизелү, кымырҗау һәм йөткерүдән башланып китә. Алга таба бу симптомнарга карлыгу да өстәлә. Тора-бара тавыш тупаслана һәм бөтенләй дә югалырга мөмкин. Ялкынсыну процессы тавыш ярысына да кагыла. Аларның сыгылмалыгы кими һәм тирбәнү сәләте югала. Авыруның температурасы бик югары күтәрелми, кайчак йотканда тамак төбендә авырту сизелә. Дәваны үз вакытында башлаганда, чирне 7-10 көндә җиңәргә була, озак дәваланмый йөргәндә, аның хроник формага күчү мөмкинлеге зур.

Сабый балаларда ларингит бик авыр барырга мөмкин. Бу бугаз ярысының чагыштырмача тар булуы һәм рефлектор спазм сулыш алуны авырайтуга бәйле. Әгәр баланың халәте күз алдында начарлана барса, әти-әни кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга тиеш. Табиблар килеп җиткәнче, бала яткан бүлмәгә саф һава керсен өчен, форточкаларны ачырга, балага сулыш алу җиңелрәк булсын өчен, аны туры хәлдә тотарга кирәк. Авыр хәлдәге баланы хастаханәгә яткырып дәвалыйлар.

Ларингит белән авырган кешегә ничек дәваланырга? Иң әүвәл, 5-7 көн дәвамында тавышны саклау өчен, сөйләшми тору яхшы. Бик кирәк булганда, яртылаш тавыш белән сөйләшергә ярый. Пышылдап сөйләшергә киңәш ителми, чөнки болай бугаз ярысы бик көчле киеренкелеккә дучар булачак. Авыруга тәмәкедән тыелу кирәк, хәмер эчәргә ярамый, спиртлы эчемлек бугазның лайлалы тышчасын ярсыта.

Ашау рационыннан әче ашамлыкларны, тәмләткечләрне, спиртлы эчемлекләрне чыгару сорала. Авыруга күбрәк сыеклык (сок, бал белән җылы чәй) эчәргә киңәш ителә, чөнки сыеклыклар тамак төбенен дымлылыгын нормаль дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. Лайлалы тышча кипмәсен өчен, борын аша сулау да яхшы. Ларингитны дәвалау урынлы процедуралардан башлана. Мәсәлән, дару үләннәре белән ингаляция ясыйлар. Бу процедура өчен өйдәге гадәти кәстрүлне дә кулланырга ярый. Аңа алдан әзерләнгән эремәне салалар һәм кәстрүл өстенә башны игәч, одеял белән капланып, файдалы парларны сулыйлар. Балаларның борынына үсемлек мае тамызу файдалы. Процедура болай эшләнә. Бала чалкан ятарга тиеш, ул аякка басканда, борынга тамызган май тамакның арткы стенкасы буйлап агып төшә һәм бугазның лайлалы тышчасын майлый һәм ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә.

Йөткерүгә каршы, какырык чыгара торган дарулар кулланыла, кирәк булганда, табиб антибиотиклар билгели. Җылыта торган компресс һәм аякларга 42-45 градуслы су белән 20-30 минутлык ванналар ясау яхшы эффект бирә. Физиотерапевтик процедураларның файдасы зур.

Тамак төбен чайкар өчен, түбәндәге катнашманы кулланырга була.

Моның өчен бертигез нисбәтләре дару ромашкасы чәчәкләре; тырнак гөл (календула) чәчәкләре; бака яфрагы (подорожник) алына. Төнәтмәне болай әзерлиләр: 1 аш кашыгы коры катнашмага 1 стакан кайнар су салалар һәм 2 сәгать буе төнәтеп сөзәләр. Тамак төбен җылы төнәтмә белән көненә кимендә 6 тапкыр чайкатырга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]