Кура җиләге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кура җиләге latin yazuında])
Кура җиләге
Сурәт
Кыскача исем R. idaeus
Халыкара фәнни исем Rubus idaeus L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон рубус[d][1]
Таксонның халык атамасы Himbeere[2][3], Raspberry[4], Chordón, Hindberge, عليق أوروبي, Adi moruq, Ҡурай еләге, Маліна звычайная, Малина, Gerd, ostružiník maliník, Malëna, Llwyn Mafon, Almindelig hindbær, Σμέουρο, Frambo, Frambuesa, Vaarikas, Mugurdiondo, رزبری قرمز, Vadelma, Framboise, Himbei, Framboeseiro, Soo crouw, פטל אדום, Malina, Čerwjeny malenowc, Málna, Ազնվամորի, Lampone, ラズベリー, ჟოლო, Малина, Ӧмидз, Tûşêmî, Дан куурай, Hambier, Paprastoji avietė, Meža avene, Инези, Bringebær, Hienebees, Framboos[5], Bringebær, Мæнæргъы, malina właściwa, Framboesa, Zmeur, Малина обыкновенная, Биэ эмиийэ, Malina, ostružina malinová, malinjak, Малина, Hallon, Ahududu, Эмезь, Малина, Franbołer, Babarm, Amponî, 覆盆子[6][7][8][…], framboos[3], framboisier[3], raspberry[3], punavadelma[9], 覆盆子[10], 复盆子[11], 绒毛悬钩子[11], 牛尾泡[12], 树莓[12], 复盆子、绒毛悬钩子)[12], Маліна һәм artimoral[13]
Җимеш төре оешма каты төшле җимеш[d]
Нәрсәнең чыганагы кура җиләге[d], red raspberry leaf[d], малиновое масло[d] һәм малиновый сок[d]
Природоохранный статус по версии NatureServe secure[d]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Зоны морозостойкости растений 4[d][14]
Ареал таксона Кытай[7][8][15], Тиянҗин[16] һәм Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы[17]
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=467361[18]
Геном төзелеше URL-ы dnazoo.org/assemblies/Rubus_idaeus[19]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/rosales/rosaceae/rubus/rubus-idaeus[20]
 Кура җиләге Викиҗыентыкта

Кура җиләге (лат. Rúbus ) — роза чәчәклеләр семьялыгыннан яфрак коючы ярымкуакчыл үсемлек ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

120 төре билгеле.

Татарстанда 4 төре бар: күксел кура җиләге, яисә кара бөрлегән, сирәгрәк су баса торган урманнарда, сулыкларның яр буйларында очрый; ташчыл кура җиләге, яисә кызыл бөрлегән, урманнарда, башлыча, нарат урманнарында үсә; несская кура җиләге, яисә куманика — сазлыклы урманнарда, сазлык тирәләрендә үсә; гади, яисә кызыл кура җиләге, урман кисенделәрендә, янган урманнарда, сирәкләтелгән урманнарда таралган, йорт яны һәм бакча кишәрлекләрендә күпләп үстерелә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл, аксыл-саргылт һәм кара җиләкле (җимешле) сортлары очрый. Үсентеләре чәнечкеле, яфраклары парсыз каурыйсыман, өске өлеше яшел, аскы өлеше аксыл төстә. Чәчәкләре зур булмаган чуклы, ак; җимешләре — җыелма төшчекләрдән тора, өлгергәч, кәшәнкәдән җиңел аерыла. Кура җиләге тамыр үрентеләреннән, тамыр һәм яшел чыбыкчалардан куакны аеру ысулы белән үрчетелә. Җитештерүгә сәламәт утырту материалын меристема ысулы белән алу (өске бөреләрне тамырландыру) кертелгән. Кура җиләге чагыштырмача кышка чыдам, уңдырышлы, кәсле туфракта яхшы уңыш бирә. Дым ярата. Май ахыры – июньдә чәчәк ата, июль–августта өлгерә. Икенче елда җимеш бирә башлый, 7–10 елга кадәр яхшы уңыш бирә. Уңышын җыеп алганнан соң, җимеш биргән, начарланган, зарарланган һәм артык үсентеләрен кисәләр, 1 м лы рәттә 15–20 үсенте калдыралар, рәт араларына органик һәм минераль ашламалар кертәләр. Кышка ботакларын җиргә таба бөгәләр, кайбер очракларда җир белән каплыйлар.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТРда үстерелә торган сортлар: иртә өлгерешлеләр — «Новость Кузьмина» «Теньковская ранняя»; уртача өлгерешле — «Барнаульская» (2001). 1 га дан 80–120 ц уңыш алына.

Кура җиләге — баллы, азык үсемлеге.

Медицинада җиләкләре һәм яфраклары тир кудыру һәм температура төшерү чарасы буларак кулланыла.

Төп корткычлары — кура җиләге коңгызы, кура җиләге һәм каен җиләге озын борыны, гөбләләр, кура җиләге чебене; авырулары — антракноз, тутык авыруы, күк черек, рак. Кура җиләгенә чормавык үләне зур зыян китерә.

Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур. Кура җиләге июль-август айларында өлгерә. [21].

Бу җиләкнең температура төшерү сәләте (аның бу сыйфаты составында салицилат кислотасы булуга бәйле) күпләргә ба­ лачактан ук билгеле. Ләкин аның барлык дәвалау сыйфатлары бар кеше дә белеп бетерми әле. Ул гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән интеккән кешеләргә файдалы; азканлылык һәм лейкемия авыруы куркынычын киметә, йөрәк ритмын яхшырта. Атеросклероздан саклый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта. Нерв киеренкелеген бетерә, чөнки ; аның составында бакыр шактый, ә ул антидепрессантлар (депрессиягә ; бәйле психик тайпылышларны дәвалаганда кулланыла торган дарулар) составына керә. Кура җиләге аппетитны ача һәм тире төсен яхшырта, ор­ ганизмнан токсиннарны чыгара, канның оешучанлыгын нормальләштерә.

Алтын стафилококкларны бетерә, эчәклекнең, аналыкның шома мускул­ ларын стимуллаштыра. Яман шеш авыруларын кисәтә. Вируслардан, инфекцияләрдән саклый. Составында фолий кислотасы булганга, йөкле хатын-кызларга, шикәр диабеты белән авыручыларга, кайбер гинекологик авырулардан интегүчеләргә файдалы.

Кура җиләгендә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминна­ ры бар; тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчатка бар. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин барлыгы билгеле. Җиләк составындагы фолий, алма, лимон, шәраб, гәрәбә (янтарь) кислоталары ашаган ризыкны эшкәртергә булыша. Әгәр ашказанының кислоталыгы түбән булса, ул аны тулылан­ дыра. Кура җиләге эчәк авырулары барлыкка килүне куркынычын киме тә: анда булган органик кислоталар ашказанындагы һәм эчәклектәге зыянлы гөмбәчекләрне, микроорганизмнарны, вирусларны бетерә. Болардан кала алма кислотасы углеводлар алмашын активлаштыра, артык майларны I яндырырга ярдәм итә.

Борынгы заманда кура җиләген җенси көчсезлекне һәм балага уза алмауны дәвалау өчен кулланганнар. Йөккә уза алмаган хатын-кызларга тәкъдим ителә торган «дару» өчен җиләкне аракыда чылаткач, сүрән утта киптереп, киледә уганнар. Иртән 1 аш кашыгы кабып, су белән эчеп куярга киңәш ителгән.

Кура җиләген нефрит, подагра, бөер ташы авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга ярамый. Аллергия булырга мөмкинлеген дә онытмагыз.

Кура җиләге кулланылган кайбер халык рецептлары.

Герпес интектергәндә, кура җиләге сабакларын ваклагыз, алар кызылсу төстә булса яхшырак. 1 аш кашыгы сабакка ярты литр кайнар су салыгыз. г Өстен җылы килеш каплагыз һәм 2 сәгать төнәтегез. Сөзәргә. Көненә 5 г тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.

Эч китүдән дәва. 2 аш кашыгы кура җиләге яфракларына ярты литр : кайнар су салырга. 2 сәгать төнәтергә. Көненә 4 тапкыр, ашаганчы 100 мл эчәргә.

Ангина борчыганда, 4 балкашык җиләккә 2 стакан кайнар су салырга, өстен җылы килеш каплап 3 сәгать төнәтергә. Төнәтмәне җылы килеш, 1 көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә. Бетчәләрдән чара. Кура җиләге яфракларының согын сыгып, 1:3 нисбәтендә сыер мае белән болгатыгыз. Бу масканы биткә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз.

"Юбилейная" сорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә Н.И.Вакуленко һәм А.А.Надысева тарафыннан чыгарыла.

Кышка чыдам сорт, өлгерү вакыты уртача. Куаклары биек, көчле, туры. Аз чәнечкеле, яфраклары уртача зурлыкта, уртача җыерчыклы, яшел, төкле, аз бөтерчекләнгән, балавыз куныклы. Җиләкләре эре, кызыл, конуссыман, әчкелтем-баллы; яңа өлгергән һәм эшкәртелгән килеш кулланыла. Күчереп йөртүне яхшы кичерә.

Татарстанда бу сорт 1974 елдан районлаштырыла. Коллектив һәм йорт янындагы бакчаларда үстерелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маненков К.С., Кривоногова А.Г. Ягодные культуры. К., 1985.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. FloraWeb
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Бельгийский список видов
  4. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  5. Nederlands Soortenregister
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. 7,0 7,1 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. 8,0 8,1 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  9. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  10. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  11. 11,0 11,1 Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 37 / мөхәррир T. T. Yu — 1985.
  12. 12,0 12,1 12,2 庄会富, 王亚楠, 王趁 һ.б. A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  13. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  14. https://plants.ces.ncsu.edu/plants/rubus-idaeus/
  15. 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  16. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023128
  17. (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023124
  18. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  19. DNA Zoo
  20. PAEnflowered: Flora of PennsylvaniaPAEnflowered.
  21. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kura-ilge