Кулланучы:Милеуша Миннегулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милеуша Миннегулова latin yazuında])

Төштә һәм өндә.

Мин чак кына тапталган  сукмактан барам һәм үз күзләремә үзем ышанмыйм. Парк, уңайлы чиста парк, барлык зәйлеләрнең яраткан  ял итү урыны, хәзер танымаслык хәлгә килгән.

Хикмәтле манаралар белән эшләнгән һәм нәфис таганлы  балалар мәйданчыгы урынында -  бушлык. Кечкенә Кармалка елгасы  буенча пластик шешәләр, сынган ботаклар һәм тагын әллә нәрсәләр аунап ята ... Нәрсә бу? Безнең дәрестән соң ял итәргә яраткан, шушы суда йөзүче матур ак үрдәкләрне күзәтеп, аларны йомшак икмәк белән сыйлап, күзәтеп утыра торган урыныбыз-  бизәкләр белән уелып  ясалган эскәмия ватыклары иде бу. Монда кайчагында эшлекле кыяфәттә агач кәүсәләре кимергән һәм яннарында  нарасыйлары белән үз өннәре тирәсендә буа төзегән кондыз гаиләләрен  күрергә була иде.

Үземне шундый уйда тотам, хәтта парк тавышы да бүтәнчә иде: сайраган кош тавышлары (мәктәп остаханәләрендә ясалган күпме сыерчык оялары һәм җимлекләр элеп куйдык. - автор искәрмәсе), йомшак яфрак кыштырдавы, балаларның күңелле көлүләре урынына - хәзер каргалар каркылдавы ишетелә, тирә-якта  – моңсу усал тынлык.

Кинәттән мин башка җирдә: монда беркайчан булганым юк. Кипкән үлән белән капланган,  сары-көрән төстә калган мәйданчык, ни өчендер дөрес итеп рәт белән урнашкан агач төпләре. Тирә-юньдә бер генә кеше дә юк, гүя алар үзләрен  үзләре юк иткән кебек. Борылгач, унлап ватык  тәрәзәле һәм сызгаланган диварлы ярымҗимерек бинаны күрәм. Нәрсәдер мине өченче кат тәрәзәсенә күз ташларга мәҗбүр итә, нәрсәдер минем игътибарны җәлеп итә-кинәт кенә көтелмәгән уй килә: бу бүлмәнең тәрәзәсе – бу минем йортыммы?! Мине курку хисе били.

Күзләремне ачам: миңа таныш бизәкле обойлар, эш өстәлендә компьютер, тәрәзә төбендә миләүшәләр. Мине тынгысызлык хисе калдырмый– тәрәзәгә йөгерәм, аны ачып җибәрәм һәм  кошларның яңгыравыклы сайравы, балаларның шатлыклы тавышлары ишетелгән урамга карыйм. Парк, гадәттә, минем йорт янында, юл аша гына. Анда бернәрсә дә үзгәрмәгән. Менә  минем яраткан эскәмиям.

Бу төш булган ич! Күңелемне җиңеллек хисе били, аннары   янә шомлану тоям. Бары тик төш, тик нәрсә моның өн булуына комачаулый соң? Нәкъ менә хәзер барыбызга да туган як табигатен ничек сакларга кирәклеге турында уйланырга кирәк. Әйдәгез, чиста һәм төзекләндерелгән шәһәрдә яшәр өчен барысын да эшлик!


                                  Тимофеева Анна, Зәй муниципаль районы “6 нчы урта гомуми белем мәктәбе”                                 муниципаль бюджет белем учреждениесенең 10 Б сыйныфы укучысы.