Коны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коны latin yazuında])
Коны
Халыкара фәнни исем Gulo gulo L., 1758[1][2][3]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Gulo[d][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Nordisk familjebok[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Башлану вакыты 2588 тысячелетие до н. э.

 Коны Викиҗыентыкта

Коны
Коны кыяда
Коны

Коны [4](латинча Gulo gulo) — имезүчеләр сыйныфына, сусарлар гаиләлегенә караган конылар ыругыннан ерткыч җәнлек. Ике астөре бар: Gulo gulo gulo (Ауразия) һәм Gulo gulo luscus (Төньяк Америка).

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сусарлар асгаиләлегенең зур вәкиле, зурлыгы буенча тик каланнан калыша.

Авырлыгы 9-30 кг, озынлыгы 70-86 см, койрыгы озынлыгы 18-23 см. Кыяфәте аю яки бурсыкка охшаган. Аяклары кыска, арткы аяклары алгылардан озынырак. Башы зур, йөзе озынча. Койрыгы озын түгел, бик йонлы. Аяк табаны зур, киңлеге 10 см, озынлыгы 9 см.

Тырнаклары озын, кәкре. Тешләре бик көчле, үткен. Йоны бик куе, озын, тупас, көрән төстә.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коны Ауразия һәм Төньяк Америка урманнарында, урман-туңдырада очрый.

Аурупада коны Россиядә, Беларусьтә, Балтия илләрендә, Финляндиядә, Польшада яши.

АКШта Мичиган - "конылар штаты" дип атала (The Wolverine State).

Тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коны тормышының күпчелек өлешен ялгызлыкта яши, үз территориясен башка конылардан саклый. Коны бүтән сусарлардан аермалы буларак күчеп яши, аның күчү кишәрлеге 1500—2000 км² тәшкил итә.

Көчле аякларына күрә коны агачларга җиңел менеп йөри. Бик яхшы күрә, ишетә, сизә. Тавышы төлке өрүенә охшаган.

Коны бөтен нәрсәне ашаучы хайван, еш кына бүре һәм аю тотканнан калган калдыкларны ашый. Гадәттә куян, көртлек кошлары, кечкенә кимерүчеләр аулый. Сирәк кенә боланнарга, кыр кәҗәсенә, пошига һөҗүм итә ала.

Коны бүтән ерткычлар - бүре, селәүсен тотканны тартып ала ала. Шулай ук капкынга эләккәнне урлый.

Кайчакта зур конылар бүреләргә һөҗүм итә.

Җәен кош күкәйләрен, җиләкләр, бал ашый, балык тота ала. Ояда утырган кошларны аулый.

Коны, тирән карда, үзеннән 5 тапкыр зуррак булган хайванны үтерә ала.

Хәвеф очрагында кешегә һөҗүм итә ала. Коны шактый усал җәнлек, хәттә аю аны читләтеп үтәргә тырыша.

Коны ана 2-4 бала китерә, балалар ана янында 2 ел дәвамында кала бирә.

Коны баласы кешегә яхшы ияләшә һәм усал түгел, кулга өйрәтелә. Җиткән коны кулга өйрәтелми һәм кешегә усаллык күрсәтә ала, бик агрессив.

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коны табигый усаллыгы һәм агрессивлыгы сәбәпле комикс мутант-супергерое Джеймс Хоулетт "коны" дип аталган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «Коны»
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  4. Р. Г. ӘХМӘТЬЯНОВ. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ЭТИМОЛОГИК СҮЗЛЕГЕ