Кефей VV

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кефей VV latin yazuında])
Кояш Кефей VV A белән чагыштырганда

Кефей VV (лат. VV Cephei) — Кефей йолдызлыгындагы Әлгул сыман тотылышлы куш йолдыз. Җирдән якынча 3000 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Аның A әгъзасы фәнгә мәгълүм булган зурлыгы буенча өченче йолдыз (Зур Эт VY һәм WOH G64 йолдызларыннан соң).

Кефей VV A[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл үтә зур йолдыз Кефей VV A — безнең Галактикада зурлыгы буенча гадәттән тыш зур йолдыз Зур Эт VY соң икенче йолдыз. Аның диаметры Кояшныкыннан 1050–1900 тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы — в 275 000–575 000 тапкыр артыграк. Йолдыз Рош куышлыгыны тутыра, шуңа күрә аның матдәсе системаның икенче әгъзасына агып күчә. Кефей VV A — 150 көн периодлы тибешле үзгәрмә йолдыз. Орбита хәрәкәтенә караганда аның массасы якынча 100 Кояшныкына тигез.

Кефей VV B[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда америка астрономы Дин Мак-Лафлин Кефей VV куш тотылышлы-үзгәрмә йолдыз булуыны ачты. 1936 елдан соң тотылулар һәр 20 ел күзәтеп алганнар. Кефей VV B — баш эзлеклелекнең күк йолдызы. Ул Кефей VV A тирәсендә эллиптик орбитадан 7430 көн (якынча 20 ел) эчендә әйләнеп чыга. Йолдызлар бер-берене тотылуы 1300 көн (3,6 ел) дәвам итә, тотылуының тулы чоры — 16 ай. Йолдыз диаметр буенча Кояштан 10 тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы буенча — 100 000 тапкыр артыграк.

Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]