Каен җиләге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каен җиләге latin yazuında])
Каен җиләге
Сурәт
Халыкара фәнни исем Fragaria L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон розалар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр F. vesca[d]
Җимеш төре Aggregate fruit[d] һәм орлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагы каен җиләге[d]
Водный след 347 cubic metre per ton[7]
Ссылка на авторов таксона L.[8]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4744[9]
 Каен җиләге Викиҗыентыкта

Каен җиләге (лат. Fragaria) - розачалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Әлеге ыругка халык телендә Җир җиләге, Каен җиләге һәм Бакча җиләге дип аталучы төрләр керә.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Fragaria vesca - Урман каен җиләге
Fragaria ananassa - Бакча каен җиләге

Якынча 50 төре билгеле. Урман каен җиләге (F.vesca) һәм яшел каен җиләге (F. viridis) киң таралган. Татарстан территориясендә 3 төре бар: бакча каен җиләге (F. ananassa), урман каен җиләге (F.vesca) һәм җир җиләге (F. moschata). Башлыча, бакча каен җиләге белән җир җиләгенең гибридларын үстерәләр.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабаклары ялгыз яки бик аз санлы. Чәчәкләре вак, ак төстә, биш буынлы. Җимешләре бик күп була, җимеш төре - күпчикләвек (многоорешек). Каен җиләге июньдә чәчәк ата, ә җиләкләре июльдә өлгереп җитә. Ул якты урманнарда, аланлыкларда, вак куаклыклар арасында, үләнле коры тау битләрендә үсә.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның җиләкләрен һәм яфракларын дару өчен файдаланалар, яңа җыелган килеш яки киптереп, организмнан тозларны чыгаруда кулланалар. Шулай ук яфракларының төнәтмәсе йөрәк мускулларының кыскару режимын акрынайта, кан тамырларын киңәйтә һәм кан басымын төшерә.

Бакча җиләге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакча каен җиләге туфракка таләпчән түгел, ләкин дымлылыкны ярата. Тамырча барлыкка китерүче кыска, тармакланган сабаклы. Күпчелек сортларның чәчәкләре ике җенесле. Җиләкләре эре (40 г га кадәр, уртача 15 г), төрле төсмерле кызыл төстә, тәме тәмле, хуш исле һәм җимеш йомшагы эреп тора. Составында 5–10 % шикәр, 0,8–1,6 % органик кислоталар, 1–1,6 % пектин, 50–80 мг % С витамины бар. Җиләкләре яңа өлгергән, туңдырылган һәм эшкәртелгән килеш кулланыла.

ТРда җиләкләре июнь уртасында, ә кайбер елларда июнь башында өлгерә. Уңышы 1 га дан 60–80 ц дан артыграк. Үстерелә торган сортлары: иртә өлгерешле — «Заря»; уртача өлгерешле — «Фестивальная», «Зенга-Прекоза», «Лорд», «Редгонтлит», «Татарстан»; соң өлгерешле — «Зенга-Зенгана», «Рубиновый кулон» һәм башка.

Каен җиләге «мыекчалар» ярдәмендә үрчетелә, аларда яфрак таралгысы барлыкка килә. Үрентеләр, нигездә, яз көне (май башында), җәй көне (июль ахыры – август башында) утыртыла. Яз көне утыртканнан соң, икенче елда югары уңыш алына. Утырту схемасы — бер сызыклы (рәт араларының киңлеге 70–80 см, 1 рәттә 25 см аралыкта) һәм ике сызыклы (рәт араларының киңлеге 50–60 см, рәттә 30 см аша). Плантациядән файдалану вакыты 3 ел (утырткан елны санамыйча). Аннан соң җиләкләре ваклана, уңышы кими, куаклары авырулар һәм корткычлар белән зарарлана.

Fragaria moschata - Җир җиләге

Махсус җиләк-җимеш хуҗалыкларында каен җиләге интенсив технология буенча үстерелә: яхшы сортлар җирле шартлар өчен сайлап алына, культура әйләнеше кулланыла (күпьеллык үләннәр һәм сидератлардан соң 4–5 кыр каен җиләге белән), тиешле күләмдә ашламалар кертелә, үсемлекләр югары сыйфатлы итеп карала (өстәмә тукландыру, гербицидлар белән чүп үләннәрен бетерү, рәт араларын эшкәртү-йомшарту, су сибү), уңыш үз вакытында җыеп алына.

Татарстанда бакча каен җиләге Кайбыч, Арча, Тәмте җиләк-җимеш питомникларында, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтында һәм «Татплодоовощпром» концернының махсуслаштырылган хуҗалыкларында үстерелә. Төп корткычлары — каен җиләге талпаны, кура-каен җиләге филчеге, каен җиләге нематоды; авырулары — җиләкләрдәге соры черек, ончыл чык, яфракларда ак һәм көрән таплар. [10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 37 / мөхәррир T. T. Yu — 1985.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. Hoekstra A. Y., Mekonnen M. M. Table 3 // The green, blue and grey water footprint of crops and derived crop products // Hydrology and Earth System SciencesCopernicus Publications, 2011. — ISSN 1027-5606; 1607-7938doi:10.5194/HESS-15-1577-2011
  8. Глобальная информационная система по биоразнообразию — 2001.
  9. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  10. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kaen-ilge