Йөри падишаһ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөри падишаһ latin yazuında])
Йөри падишаһ
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Йөри падишаһ — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыз балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Уртада бер кеше падишаһ булып кала. Түгәрәкләнгән кызлар хор белән җырлыйлар:

Йөри падишаһ, йөри падишаһ
Әйләнә уртасында, әйләнә уртасында.
Эзли падишаһ, эзли падишаһ
Үзенең сөйгәнен, үзенең сөйгәнен.

Кызлар җырлаудан туктый. Уртадагы кеше түгәрәктәге бер иптәшенә күрсәтеп болай җырлый:

Әнә, әнә, ул минем сөйгәнем.

Түгәрәктәге кызлар:

Тот, тот сөйгәнеңнең уң кулыннан!

Түгәрәк уртасындагы кеше барып «сөйгәне »нең уң кулын тота. Кызлар тагын җырлыйлар.

Ал, ал син аны әйләнә уртасына!

Уртадагы кеше «сөйгәнен» әйләнә уртасына ала. Бу вакытта түгәрәктәге кызлар түбәндәгечә җырлый:

Куш, куш син аны биергә дә җырларга!

Шул чагында җыр туктый. Падишаһ үзенең сөйгәне белән бииләр. Шуның белән уен тәмам була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]