Данил Хәсәншин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Данил Хәсәншин latin yazuında])
Данил Хәсәншин
Туган 22 август 1937(1937-08-22) (86 яшь)
Сүлте, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор

Данил Хәсәншин (Данил Дәүләтша улы Хәсәншин, 22 август 1937(1937-08-22) (86 яшь), Сүлте, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР — , ) — көйязар, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Данил Дәүләтшин улы Хәсәншин 1937 елның 22 августында Илеш районы Сүлте авылында колхозчы гаиләсендә туа. Балачак сугыш елларына туры килә.

Ун еллык мәктәпне һәм Нөркәйдә тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң туган колхозында эшли, армиядә хезмәт итә. Балачактан ук, армиядә дә баянда уйный.

1965 елда Уфа музыка-педагогика училищесын тәмамлый, музыка укытучысы булып эшли. 1967-1972 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укый. 1980 елда ассистентура — стажировка тәмамлый.

Композитор буларак, Данил Хәсәншин үз әсәрләрендә патриотик теманы күтәрә.

Д. Д. Хәсәншинның улы, Азамат Хәсәншин, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең эстрада-джаз башкару һәм Тавыш режиссурасы кафедрасы доценты[1].

Беренче тапкыр курайны симфоник оркестр өчен солирование инструменты буларак кертә[2].

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсәншин — төрле жанрдагы күп санлы музыкаль әсәрләр авторы.

Алты симфония, «Бөек рядовой» операсы, «Свадьба» балеты, күпсанлы симфоник, хор, камера-инструменталь һәм камера-вокал әсәрләре.

«Фронт җырлары» кантатасы - фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган.

«Айтыш» оркестры өчен концерт. «Халык тормышыннан сәхнә» ораториясе.

«Концерт-азан» жанрында скрипка һәм симфоник оркестр өчен концерт-симфонияләр циклы.

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Журнал «Рампа» Культура Башкортостана № 8 (226) 2012. Ст. От песни до симфонии.
  • Данил Хасаншин: «Мечтаю устроить в Казани симфонический концерт, концерт-азан»

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]