Гелла (Булгаков персонажы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гелла (Булгаков персонажы) latin yazuında])
Гелла
Рәсем
Диана Эркванидзе Гелла ролендә
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Раса: вампир

Гелла - Михаил Булгаковның Мастер һәм Маргарита романында әдәби персонаж, хатын-кыз вампир, Воланд иярченнәренең берсе.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирән чәчле һәм зәңгәр күзле кыз. Исеме кызыклы риваятькә бәйләнгән: Лесбос дигән утрауда Гелла дип вакытсыз һәлак булып, үлемнән соң вампирга әйләнгән кызларны атаганнар (бу риваятьне Булгаков Брокгауз һәм Эфронның Энциклопедик сүзлегендәге "Чародейство" мәкаләсе аша белә).

Бөтен роман дәвамында Гелла берничә тапкыр катнаша һәм Воландның бик тырыш хезмәтчесе булып күрсәтелә. Булгаковедлар Гелла иярченнәр иерархиясендә иң түбән баскычында, дип саныйлар. Моны бу персонажның иярченнәр чын йөзләренә кергән вакытта - очу вакытында - катнашмавы дәлилли.

Гелла образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]