Гади имәнборын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гади имәнборын latin yazuında])
Гади имәнборын
Халыкара фәнни исем Coccothraustes coccothraustes L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Имәнборыннар[1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The American Cyclopædia (1879)[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 6[d]

 Гади имәнборын Викиҗыентыкта

Coccothraustes coccothraustes

Гади имәнборы́н (лат. Coccothraustes cocco­thraustes) — тау чыпчыгы кошлар гаиләлегеннән сайрар кош. Аурупа, Азия һәм Төньяк Американың яфраклы һәм катнаш урманнарында яши. Татарстан территориясендә оялаучы һәм даими кышламаучы төр. Оя кору чорында Нократ аръягында — гадәти, Нократ алдында сирәк кош. Күбесенчә яфраклы урманнарда, бакча һәм паркларда оялый.

Гәүдәсенең озынлыгы 16–19 см, авырлыгы 50–70 г. Томшыгы юан, зур (исеме шуннан), каты җимеш орлыкларын һәм төшләрен җиңел ватып ашый. Койрыгы кыска. Ата кош алсу-җирән төстә, канатлары, койрыгы һәм томшык төбендәге табы кара төстә. Ана кош соры төстә. Оясын агачларда ясый. Кара тимгелле зәңгәрсу төстәге 4–6 йомырка сала. Агач, куак орлыклары һәм җимешләре, шулай ук бөҗәкләр, бигрәк тә коңгыз һәм аларның личинкалары беләнтуклана.

Чия бакчаларына зыян салырга мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2