Википедия:Тавыш бирү:Идарәчеләр һәм бюрократларны яңа сайлау кагыйдәләре
2010 елда Татар Википедиясендә беренче тапкыр идарәчеләрне һәм бюрократларны сайлау буенча махсус төгәл кагыйдәләр кабул ителде. Әлеге кагыйдәләр буенча барлык идарәчеләр һәм бюрократлар сайланды (яки раслауны үтте). Ләкин кагыйдәләр «Татар Википедиясендә 15 мең мәкалә җыюга кадәр калалар» дигән шарт белән кабул ителде. Ягъни, хәзерге вакытта алар легитим түгел.
3 ел эчендә Татар Википедиясендә, мәкаләләр саны артуга карамастан, катнашучылар саны үсте дип әйтеп булмый. Шуңа күрә әлеге кагыйдәләрне 100 мең мәкалә туплауга кадәр үз көчендә калдырырга тәкъдим итәм. Бу очракта тавыш бирергә тиеш кешеләр саны, җиңү өчен кирәкле пропорция үз көчендә кала.
Әлеге мәсьәлә буенча тавыш бирү оештырыла. {{Риза}} дип җавап бирүчеләр кагыйдәләрне үз көчендә калу өчен тавыш бирә. {{Каршы}} дип җавап бирү очрагында катнашучы яңа кагыйдәләрне кабул итәргә тәкъдим итә. Каршы тавыш бирүчеләр саны күбрәк булса, Википедиядә яңа кагыйдәләр кабул итү буенча бәхәс, аннан соң тавыш бирү оештырылачак (каршы тавыш бирүчеләр идарәчеләрне сайлауга карата үз тәкъдимнәрен бәхәс стадиясендә кертә алачак).--Рашат Якуп (бәхәс) 25 мар 2013, 10:43 (UTC)[җавап бирергә]
Тавыш бирү 25 март көнне башлана, 8 апрель көнне тәмамлана. Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы 3 ай эчендә төзәтмәләре булган теркәлгән кешеләр катнаша ала.
Риза
- Риза--Рашат Якуп (бәхәс) 25 мар 2013, 10:47 (UTC)[җавап бирергә]
- Риза--Marat Vildanov (бәхәс) 25 мар 2013, 11:21 (UTC)[җавап бирергә]
- Риза - Derslek (бәхәс) 25 мар 2013, 15:17 (UTC)[җавап бирергә]
- Риза--Ilnur efende (бәхәс) 26 мар 2013, 08:18 (UTC)[җавап бирергә]
Каршы
Каршы --Kitap (бәхәс) 25 мар 2013, 15:26 (UTC)[җавап бирергә]
Актив Вики-кулланучылары сайлауда катнашырга тиешләр, шуңа күрә "Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала" бүлеген бераз үзгәртергә тәкъдим итәм:
- Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү булу.
Каршы --frhdkazan (бәхәс) 27 мар 2013, 05:07 (UTC)[җавап бирергә]
- а) Идарәчелеккә нәмзәт булу өчен критерийларны ныгыту тәкъдимем өчен Бәхәс бүлеген кара.
- б) Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү булу.
Каршы -- Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү булу. --E737 (бәхәс) 8 апр 2013, 06:42 (UTC)[җавап бирергә]
Каршы -- --18mk (бәхәс) 8 апр 2013, 22:37 (UTC)[җавап бирергә]
Нәтиҗә
4 тавыш риза, 4 тавыш каршы, шул рәвешле төгәл нәтиҗә юк, кагыйдәләргә карата яңа бәхәс оештырыла.--Рашат Якуп (бәхәс) 9 апр 2013, 04:51 (UTC)[җавап бирергә]