Варис Хәсәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Варис Хәсәнов latin yazuında])
Варис Хәсәнов
Туган телдә исем Варис Габдулла улы Хәсәнов
Туган 12 май 1941(1941-05-12) (83 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан сәнгать училищесы
Һөнәре рәссам

Варис Габдулла улы Хәсәнов (12 май 1941 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 12 маенда Казан шәһәрендә туган.

Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1956 елда Казан сәнгать училищесына укырга керә. 18 яшендә иң яхшы эскиз өчен - Мәскәүгә бару өчен конкурста премия ала. 1961 елда Н.Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтына сәнгать факультетының рәсем сәнгате бүлегенә укырга керә.

3 курстан Совет Армиясенә алына, анда ул «Фашист Германиясен җиңүгә 25 ел» медале белән бүләкләнә.

1966 елда Ленинградның И. Е. Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтына укырга керә.

1971-1975 елларда Казанда эшли. Аннан Мәскәүгә күчә.

Варис Хәсәновның исеме Германиядә нәшер ителгән барлык чор һәм халыклар рәссамнарының «Albqemahue Kunstler» дөньякүләм сәнгать тарихы антологиясенә, шулай ук Казанда чыгарылган татар энциклопедик сүзлегенә кертелгән.

Соңгы үргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү рәссамнарының «Җир һәм кешеләр» күргәзмәсе, Смоленск шәһәре, 1993 ел.

Халыклар дуслыгы галереясеннән күргәзмә, В. И. Ленин Үзәк музее, Мәскәү, 1994 ел.

Татар рәссамнары күргәзмәсе, «Кытай-шәһәр» галереясе, Мәскәү, 1995 ел.

Мәскәү һәм Казан шәһәре татар рәссамнары күргәзмәсе, «Кузьминки» мәдәни үзәге, 2002 ел.

Мәскәү рәссамнарының «Рәсем сәнгатендә төс» күргәзмәсе, ЦДХ, Мәскәү, 2006 ел.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]