Бәхәс:Andrey Hilaletdinov

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Andrey Hilaletdinov latin yazuında])

Энциклопедик әһәмиятлелеге аксый[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы Slonoed5, бу мәкаләне дәвам итәргә кирәк. Әлегә Биография бүлеге егетнең эрзә телен ничек өйрәнә башлаганын гына хәбәр итә. Мәкаләнең легенда өлешендә, абруйлы чыганак белән расланмаса да, Эрзә телендә математик анализ һәм физика буенча китаплар һәм микроикътисад буенча кулланма язган дигән әһәмиятле мәгълүмат бар. Шул фикерне киңәйтеп язып булмыймы. Эрзә телен өйрәнүчеләр күп булыр ул, ә менә Андрей Википедиягә кертерлек нинди эше белән аерылып тора. Мәкаләнең энциклопедик әһәмиятлелеге аксый. --Әмир (бәхәс) 29 июн 2023, 19:01 (UTC)[җавап бирергә]

Андрейның бу дәреслекләрне язганын Азатлык Радиосы раслый. Әгәр дә сез моны абруйлы чыганак түгел дип саныйсыз икән, нигә Рим Гыйлфанов битенә әрләшмисез? Һәрхәлдә, мин мәкаләне яхшыртырга тырышырмын. Әһәмиятлелек хисабына. Фәнни әдәбиятны Россиянең җирле халкы теленә тәрҗемә итү - бик сирәк вакыйга. Һәм моны эшләгән кеше, минемчә, татар викисында мәкаләгә лаек. Slonoed5 (бәхәс) 29 июн 2023, 19:19 (UTC)[җавап бирергә]
Кулланучы Slonoed5, сез уйлаганча, «әрләшү» өчен түгел, мәкаләне тагын да камилрәк итәр өчен язылды өстәге тәкъдим. Шуннан чыгып, ике замечание:
  • «абруйлы чыганак белән расланмаган» дигән сүз: Эрзә телендә математик анализ һәм физика буенча китаплар һәм микроикътисад буенча кулланма язган җөмләсеннән соң ук куярга кирәк ачып карап-тикшереп була торган сылтаманы, астагы сылтамалар өлешенә генә түгел. Азатлык радиосы Россия территориясендә томаланган, шуңа күрә ул сылтама ачылмаска да мөмкин һәм ачылмый да.
  • Шәхес турындагы энциклопедик мәкалә язуның үз таләпләре бар, әлегә Биография өлеше газета мәкаләсе форматында гына иде, хәзер төзәтә башлаганыгыз күренә, шулай дәвам итсәгез, барып чыгар да.--Әмир (бәхәс) 29 июн 2023, 19:34 (UTC)[җавап бирергә]