Бәхәс:Менделеевск
Менделеевскка күчерергә кирәк. Законда һәм сүзлектә шулай. --Ерней 20 сен 2010, 16:28 (UTC)
- Риза, ләкин мәкаләдә шулай ук Менделеев вариантын язып куярга кирәк.--Рашат Якуп 20 сен 2010, 16:39 (UTC)
- Кайдан ул Менделеев варианты? Үзеясарлык (самодеятельность) түгел мени? --Ерней 20 сен 2010, 17:45 (UTC)
- Түгел. Төрле җирләрдә кулланыла: 1, 2, 3, 4 һ. б.--Рашат Якуп 20 сен 2010, 17:50 (UTC)
- Ерней әфәнде, күрәмсең сез татарчалаштыруга каршы, кая карама сез шул законыгыз белән. Безгә чын Татар исемнәрен кулланырга кирәк, хәзер кулланучы барлык атамалар да татар теленнән русчага үзгәрешләр кичереп күчкән. Без шуны уйламыйча ничек күчкән шуны гына язабыз. --Ильнар Шайдуллов 20 сен 2010, 18:08 (UTC)
- Илнар, хуплыйм=) --Рашат Якуп 20 сен 2010, 18:11 (UTC)
- Мин каршы түгел. Әгәр кертемне рус википедиядә, Translatewiki дә карасагыз башкача әйтәсез. Әммә Татар википедиясе — эксперимент урыны һәм татар телене үстерү инкубатор түгел, ә энциклопедия. Энциклопедия ул чынбарлыкны күрсәтергә тиеш... Мин хәзер Татарстан муниципаль берәмлекләре турныда язам. Мәсәлән, Зеленодольск районы, Яшел Үзән районы дияргә дә ярый, әммә Яшел Үзән муниципаль районыны юк, Зеленодольск муниципаль районы гына бар. Чөнки документларда шулай язганнар. Муниципаль район ул бит география берәмлеге түгел, җирле үзидарә берәмлеге. Аны төрлечә ничей теләсәң язмыйсың, аның рәсми исеме бар. Законнарның татар вариантларны депутатлары язмыйлар, аларны татар теле белгечләре рус теленнән тәрҗемә итәләр. Әгәр сүзлекләрдә Менделеевск варианты гына бар, законнарда, төрле актларда, энциклопедияләрдә шулай язалар. --Ерней 20 сен 2010, 19:18 (UTC)
- Илнар, хуплыйм=) --Рашат Якуп 20 сен 2010, 18:11 (UTC)
- Кайдан ул Менделеев варианты? Үзеясарлык (самодеятельность) түгел мени? --Ерней 20 сен 2010, 17:45 (UTC)