Бишмәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бишмәт latin yazuında])

 

Бишмәт кигән Ырынбур башкорты. 1870-нче еллар.



Авторы К. Фишер

Бишмәттөркиләрнең озын итәкле, билле, эчлекле, җиңле, төймәле кием, милли киеменәргә керә.

Күп кенә кавказ, төрки һәм кайбер фин-угыр халыкларында очрый.

Тегелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиядәге төрле халыкларныкын гомумиләштереп алганда, утыртма якалы, итәкле, гадәттә мамык салып сырылган, тубыкка җитеп торган озынлыктагы күлмәк. Җиңнәрен парчадан, бәрхеттән дә теккәннәр. Архалук дигән йөз киеменә дә окшап куя, шундыйларын кавказ аръягы киемнәренең төренә дә кертәләр [1]. Соңрак бишмәт сырылган фуфайка (ватник) прототип булып китә, ә җиңел, кыскартып тегелгәнен — гимнастерка прототибы дип атарга була [2].

Бишмәтне гадәттә асыл, сатиннан теккәннәр; тукымасы — йон, ефәк, репс һәм башкалар. Олы яшьтәге казаклар күк, кара, көрән төстәге бишмәт, яшьләр — кызыл, яшел, зәңгәр төстәгесен кигән.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бишмәт казак гаскәрләрендә форма киеме булган, төсе һәм бизәлеше расланган бер рәвештә җитештерелгән. Хәрби хезмәт үтәмәгәндә казаклар бишмәтне үзләре теләгән төстә һәм тегелештә кия алган. Аны кешелеккә дип тә, көндәлектә - йорт арасында кияргә тәгаенләп тә теккәннәр. Яшь казаклар җәен кырга күңел ачарга я бәйрәмнәргә чыкканда да кигән. Карт казаклар өйдә мамык катлап сырган бишмәт кигән.

Бишмәт өстеннән кылыч билбавы дип йөртелгән күн каеш такканнар, ул бакыр һәм көмеш аел белән бизәлгән. Аңа хәнҗәр я кылыч элгәннәр.

Башкорт бишмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирләр һәм хатын‑кыз бишмәтләре төрлечә тегелгән. Бишмәтне фабрикада тукылган карасу төстәге киҗе‑мамык тукымадан, яисә Урта Азия ефәгеннән (әдрәс) теккәннәр. Хатын‑кыз бишмәте җиңел, Башкортстанның төньяк һәм көнбатыш төбәкләрендә киң таралган булган; һәркайда дә ирләр бишмәте җиңел итеп тә тегелгән, мамыктан сырылганнары Урал аръягында һәм тау‑урман районнарында таралган. Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарында шулай ук билле кыска бишмәт тә кигәннәр.

Хатын-кыз бишмәте ука белән бизәлгән. Ул камзул, күлмәк өстеннән киелгән. Көндәлеккә дә, кешелеккә дә тәгаенләп теккәннәр. Калым малына кергән

Әдәбиятта һәм фольклорда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗит Гафури

Тышын кызыл кергәзиннән, эчен кара бәздән куеп, мамык белән сырып, бишмәт тектерделәр.

Бишмәтеңдә синең биш төймә,

Шул бишмәткәеңне күп кимә [3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рутульцы
  2. Правила ношения казачьей формы, archived from the original on 2008-07-10, retrieved 2021-10-12 
  3. Башҡорт теленең һүҙлеге. 2 томлыҡ. - Мәскәү, 1993. - 1-нче том, 150-се бит

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шитова С. Н. Башкирская народная одежда. Уфа, 1995.
  • Раиса Мардуховна Кирсанова. . — 50 000 экз. — ISBN 5-85270-144-0.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]