Банан (үсемлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Банан (үсемлек) latin yazuında])
Банан
Халыкара фәнни исем Musa L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Банановые[d]
Таксономик төр банан райский[d]
Җимеш төре җиләк[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 16(2)[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Salmonsens konversationsleksikon, 2nd edition[d][3], Nordisk familjebok, 4th edition[d][4], Nordisk familjebok, 2nd edition[d][5], Nordisk familjebok, 1st edition[d][6], Illustreret norsk konversationsleksikon[d][7], Norsk Haandlexikon[d][8], Tietosanakirja[d][9], Bonniers konversationslexikon, 1st edition[d][10], Pieni Tietosanakirja[d][11], Åhlén & söners uppslagsbok[d][12] һәм Den nye Salmonsen[d][13]
Нәрсәнең чыганагы банан[d], плантан[d] һәм банановый лист[d]

 Банан Викиҗыентыкта

Бана́н (лат. Músa) — күпъеллык үләннәрнең бананлылар (Musaceae) гаиләсенең ыругы. Банан – ул пальма агачына охшаган үлән. Банан дип башлыча, аның яшарга яраклы җимешен атыйлар. Бананның 500гә якын төре бар. Банан үләненең сабагы кайчакта 10 метрга, ә диаметры 40 сантиметра җитә. Бер сабакта уртача, авырлыгы 500 килограммга җиткән 300 банан үсеп утыра.[14] Җиләк-җимеш һәм яшелчә хикмәтләре Банан туклыклы да, аның составында организмыны энергия белән тәэмин итеп торган сахароза, фруктоза һәм глюкоза бар.

Тумышы белән Малайзиядән булган бананны башта Һиндстанга керткәннәр. Безнең эрага 200 елда инде Көньяк Кытайда банан плантацияләре булган. Анда ул экзотик җимеш итеп саналган. Риваятьләргә караганда, Һиндстанга баргач, Александр Зөлкарнәйн бананның тәмен татып карый һәм ошатып, үзе белән Көнбатышка алып кайта.

Банан плантациясе

Азык-төлек һәм дәва сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бананны эчәклек эшчәнлеге бозылганда диета сыйфатында да кулланалар. Ул ашказаны җәрәхәте вакытында ашарга яраклы бердәнбер җимеш булып тора. Ул ашказаны согының ачылыгын бетерә һәм, ашказаны тышчасын йомшак текстура белән каплап, авыртуны баса. Диарея вакытында да банан бик ярап куя. Әйткәнебезчә, ул юан эчәклек эшчәнлеген җайлый, аңа, эчәклекне тулы куәтенә эшләтеп китәр өчен, суны күп итеп сеңдерергә ярдәм итә. Бу аның составындагы пектинга бәйле. Банан шулай ук эчәклектәге зарарлы бактерияләрне дә бетерә. Бананнан ясалган баллы-сөтле коктейль махмырдан менә дигән чара. Банан ашказанын тынычландыра, магний, калий, А1, В6, В12 һәм С витаминнарына бай булуы белән ул организмнан никотинны чыгарырга да сәләтле. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бананны даими ашаган кешедә инсульт булу куркынычы кырык процентка кими икән. Әле тагын бер файдалы ягы: банан баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Азканлылык вакытында да банан ашарга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, банан кандагы гемоглобин эшләнеп чыгуга булыша. Теге яки бу продуктка аллергия булганнарга да әлеге җимешне ашарга кирәк. Чөнки банан аллергия барлыкка китерми торган аминокислоталардан гына тора.[15]Бананнар антиоксидант, ялкынсынуга каршы, бактерияләргә һәм антиаллергиягә каршы үзлекләргә ия. Банан өлешләре (допамин, серотонин, адреналин һәм норадреналин) ярдәмендә атеросклероз, гипертонияне дәвалыйлар, бавыр ферментының активлыгын арттыралар, судороглар салдыралар, ә бананның кече дозасы сперманың сыйфатын һәм санын арттыралар. Иң мөһиме, кире эффект алу өчен банан диетасын артык кулланмау, шулай ук артык авырлык һәм варикоз белән проблемалар китереп чыгармау.[16]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]