Архаизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архаизм latin yazuında])
Архаизм
Моның каршысы неологизм[d]

Архаизм (бор. грек. ἀρχαῖος — «борынгы») — искергән сүзләрнең бер төркеме, нинди дә булса бер төшенчәнең искергән атамасы.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мондый искергән сүзләр урынына телдә яңалары кулланыла башлый, мәсәлән, утлап йөрү сүзтезмәсендә эзләре сакланып калган ут сүзе, исем мәгънәсендә ат сүзе (атказанган, атаклы сүзләрендә сакланган), көн сүзе дә кайчандыр кояшны белдергән. Матур әдәбият әсәрләрендә, чор үзенчәлекләрен бирү максатыннан, архаизмнар актив кулланылалар. Архаизмнарның семантик, фонетик һәм морфологик төрләре бар.

Семантик архаизмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Семантик архаизмнарның бер генә мәгънәсе искергән була: ярык сүзенең яктылык мәгънәсе искереп, ачыклыкны белдергән мәгънәсе генә сакланган.

Фонетик архаизмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылалар: сарыг - сары, тулуг - тулы, еглау - елау.

Морфологик архаизмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Морфологик архаизмнарның формасы гына искергән була: укымак - укырга, килмеш - килгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]