Арев Багдасарян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арев Багдасарян latin yazuında])
Арев Багдасарян
Туган телдә исем әрм. Արև Բաղդասարյան
Туган 2 апрель 1918(1918-04-02)[1]
Шуша[d], Елизаветполь губернасы[1][2]
Үлгән 17 февраль 1994(1994-02-17)[2] (75 яшь)
Ереван, Әрмәнстан[2]
Күмү урыны Тохмахское кладбище[d]
Яшәгән урын Ереван
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Әрмәнстан
Әлма-матер Азербайджанский государственный экономический университет[d]
Һөнәре җырчы, биюче
Эш бирүче Армфилармония[d][1]

 Арев Багдасарян Викиҗыентыкта

Багдасарян Арев Григорьевна (әрм.1918 ел, 2 апрель, Шушен / / Шош, Елизаветполь губернасы — 1994 ел, 17 февраль, Ереван) — Әрмән ССР-ның халык артисты (1961), Әрмән ССР-ның атказанган артисты (1955), җыр һәм дөнья халыклары биюләрен башкаручы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арев Григоровна Багдасарян туганнан соң гаиләсе Бакыга күчеп китә. Биредә мәктәпне тәмамлый. Сәхнәгә сөю һәм бай табигать сәләтләре Аревны сәнгатьле үзешчән түгәрәгенә китерә, 1936 елда биюче буларак Дондагы Ростовтагы олимпиадада беренче урын ала.

1937 елда К.Маркс исемендәге Азәрбайҗан халык хуҗалыгы институтын тәмамлый (хәзер Азәрбайҗан дәүләт икътисад университеты).

Иҗат юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институтны тәмамлаганнан соң Азәрбайҗан дәүләт халык биюләре ансамбленә килә һәм күпмедер вакыттан соң аның солисты булып китә. Тамара ханумда (Петросянц) укый. 1938 елда бию ансамбле составында Багдасарян Арев Мәскәүдә Әзербайҗан сәнгате декадасында катнаша. Мәскәү декадасыннан кайткач, аны, ансамбльнең төп солистларның берсе буларак, Бакы хореография училищесына укырга җибәрәләр, анда ул профессиональ белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында 89 нчы әрмән Тамань дивизиясе яугирләре өчен фронтка концерт белән җибәрелгән беренче әрмән актрисасы исәбендә була. 1942 елдан алып Арев Әрмән ССРы филармониясе солисты, дөнья халыклары биюләре һәм җырларын башкаручы булып китә, аның өчен булдырылган зур булмаган ансамбль тиз генә дан яулый. Сугыштан соң Багдасарян Арев совет сәхнәсе йолдызлары арасында чит ил турнесында була. 1946 елдан алып 1948 елга кадәр Әрмән ССРы Дәүләт эстрада оркестрында композитор Артемий Айвазян җитәкчелегендә эшли. 1955-1987 елларда «Баркан» («Дуслык») дөнья халыклары җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе һәм солисты.1955 елда Әрмән ССРы Югары Советы Президиумының 6 август Указы белән Багдасарян Арев «Әрмән ССР-ның атказанган артисты» исеменә лаек була. 1994 елның 17 февралендә вафат була. Багдасарян Арв Нахшун баджи костюмында җирләнә[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Ով ով է. հայեր / мөхәррир Հ. ԱյվազյանԵրևան: Հայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 2005.
  3. В некрологе, посвященном её памяти, отмечалось: Зашло солнце, наша Арев. Не взойдет она больше на песенном горизонте в нашей земной жизни. Но разве преходящи, разве могут исчезнуть красота, обаяние, грация, которые принесла на армянскую сцену и увековечила Арев Багдасарян? Песни и танцы разных народов в исполнении прекрасной дочери Карабаха не пропадут. В них мы вновь услышим голос народный, удары сердца карабахца, увидим солнечную улыбку Арев (Солнце).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Егиян В. Передовые женщины Армении. — Ереван, 1971.
    • Степанян Г. Биографический словарь (Деятели армянской культуры) : В 3-х т. — Ереван, 1973. — Т. 1.
    • Араксманян А. Арев Багдасарян. — Ереван, 1973.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]