Альда Вәлиева
Альда Вәлиева | |
---|---|
Туган | 11 март 1940 (84 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Альда Вәлиева (11 март 1940 ел) — журналист, кинорежиссер. 1967 елдан ССРБ Журналистлар берлеге, 1995 елдан —Россиянең Кинематографчылар берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), ССРБның телевидение һәм радио отличнигы (1984).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Альда Әкрәм кызы Вәлиева 1940 елның 11 мартында Башкорт АССРның башкаласы Уфада туган. Язучы Әкрам Вәлинең кызы.
1962 елда, Свердловск шәһәрендә Җаек дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, «Башкортстан» ДТРК-сында эшли: редактор, 1993 елдан алып «Кино» иҗади берләшмә җитәкчесе.
1999 елдан башлап Башкортстан Республикасының рус драма театрында бүлек мөдире, 2004 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында бүлек начальнигы.
Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
А. Д. Бурзянцев, Р. А. Гарәев, Л. С. Куватова, Р. М. Нурмөхәммәтов, Ә. Х. Ситдыйкова һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында китап һәм мәкаләләр авторы. Үзенең сценарийлары буенча 50‑дән артык фильм куйган: «Башкорт җиренең рус җырлары» («Русские песни башкирской земли», 1994; халыкара фольклор фестивале лауреаты, Архангельск шәһәре, 1997), «Кызыл канәфер» («Красная гвоздика»; 1997), «Үз өеңдә кече бәйрәмнәр» («Маленькие праздники в собственном доме», 1997; «Россия» («Россия») уенсыз кино ачык фестивале дипломанты, Екатеринбург шәһәре, 1997], «Хәтер һәм өметләр чакыруы буенча» («По зову памяти и надежд»; 1997) һәм башкалар.
Берничә фильмы чит илдә төшерелә:
- Франциядә — «Мәхәббәт ярындагы бәйрәм» («Праздник на берегу любви», 1995; Нуриев Р. исемендәге халыкара балет сәнгате фестивале турында),
- Италиядә — «Башкорт балетының Милан кичәләре» («Миланские вечера башкирского балета»; 2003),
- Португалиядә — «Португалия, ерак һәм якын» («Португалия, далекая и близкая»; 2006).
Альда Әкрәм кызы биш китап авторы. Аларның берсе соклангыч рәссам Азия Ситдыйкова, икенчесе билгеле җырчы Радик Гәрәев турында.
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мир тепла и радости. Уфа, 1992;
- Печаль моя светла... Радик Гареев в воспоминаниях. Уфа, 1997;
- Телевидение — жизнь моя. Уфа, 2008.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
- ТВ һәм радио отличнигы (1984)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 10 март 2021)
- http://www.agidel.ru/?param1=17918&tab=7(үле сылтама)