«Алтын яфрак» премиясе
«Алтын яфрак» премиясе (рус. премия «Золотой лист») – ел саен тапшырыла торган Россия театр премиясе.
Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дәүләтнеке булган театр һәм кинематография югары уку йортларын тәмамлаучыларны режиссёрларга таныту, аларга актёр агентлыкларының игътибарын җәлеп итү, матди яктан ярдәм итү.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2006 елдан бирле ел да тапшырыла.
Оештыручылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Врублевская Елена Антоновна, премиянең президенты, сәнгать белгече, журналист
- Золотарёв Сергей Николаевич, премиянең оештыру комитеты рәисе, хәйрияче-меценат
- ООО «Кронос»
- Мәдәният оешмасы «Елена Врублевская галереясы»
- АНО Халыкара театр үзәге «Бөтен дөнья» (Весь мир)
- Россиянең мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы һәм Мәскәү хөкүмәтенең мәдәният департаменты химаячелегендә.
Премиянең нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Премиягә номинантлар тәкъдим итү, сайлап алу, премияне тапшыру тәртибе 2006 елның 20 апрелендә оештыру комитеты раслаган «Алтын яфрак» театр премиясе турында нигезләмә» белән кабул ителгән (беркетмә № 4/Д).
Конкурсның еллык вакыты – узып баручы елның 1 сентябреннән киләсе елның 20 маена кадәр.
Сайлап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Алтын яфрак» театр премиясенә номинантлар башлыча 5 Мәскәү югары сәнгать уку йортын тәмамлаучылар арасыннан сайлана:
- ГИТИС (РАТИ)
- МХАТ мәктәп-студиясе
- ВГИК (Бөтенрусия дәүләт кинематография институты)
- Щепкин исемендәге югары театр училищесы
- Щукин исемендәге югары театр училищесы
Премиянең жюри составы ел да алышынып тора. 2014 елда «Алтын яфрак» премиясенең президенты – Чулпан Хаматова.
Мәскәү дәүләт югары сәнгать уку йортларының барлык диплом эшләре карала. Дәүләтнеке булмаган (коммерцияле) уку йортлары спектакльләре катнаштырылмый.
Номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Иң яхшы уйналган хатын-кыз роле»
- «Иң яхшы уйналган ир-ат роле»
- «Иң яхшы уйнаган актёрлар ансамбле»
Бүләк тапшыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Конкурс йомгаклары буенча 11 премия тапшырыла: 5 вузның һәрберсенә 2 шәр (хатын-кыз, ир-ат) премия, 1 премия – 5 вуз арасында иң яхшы уйнаган актёрлар ансамблена. Искәрмә буларак, өстәмә номинация һәм премия бирелергә мөмкин.
- Номинантларга Хөрмәт дипломы, статуэтка (авторы – скульптор Григорий Потоцкий), акчалата бүләк бирелә. «Иң яхшы ансамбль» номинациясендәге спектакльдә катнашучы һәр актёр диплом ала.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Алтын яфрак» премиясе рәсми сайты 2018 елның 16 октябрь көнендә архивланган.