Һиндыба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндыба latin yazuında])
Һиндыба
Халыкара фәнни исем Cichorium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Cichorieae[d]
Таксономик төр C. intybus[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 80(1)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d]

 Һиндыба Викиҗыентыкта

Һиндыба яки буын чәчәк, фәрештә чәчәге, күнаяк (лат. Cichórium) — Астралар яки оешма чәчәклеләр гаиләлегеннән вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек.

Гади һиндыба күренеше

Ыругка ике үстерелә торган төр һәм 4-6 кыргый төр керә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндыба чәчәге

30-120 см биеклектәге күпьеллык үсемлек.

Һиндыба орлыгы

Тамыры калын, үзәк, сөтчел сыекчалы, озынлыгы 1,5 м га кадәр җитә. Сабагы туры, кабыргалы, кытыршы. Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфраклары кисек-каурыйсыман, сирәк кенә — бөтен, әмма тешле читле, яфрак таралкысына җыелган, әкренләп сапларга таба нечкәрә бара. Сабак яфраклары чиратлашкан, күп түгел, кечкенә, утырма, яф­рак төбе сабакны уратып алган. Очтагылары - бөтен читле. Чәчәкләре зәңгәр төстә, 1-4 см диаметрлы, өске һәм урта яфраклар­ның куентыкларында күпсанлы утырма кәрзиннәр булып урнашканнар. Барлык чәчәкләре телсыман, ягъни аларда таҗ яфраклары җәймәгә биш теш белән кушылып үскән, зәңгәр, ике җенесле. Җимешләре — 2—3 мм озынлыктагы, кыска бүрекле озынча орлыклар. Июньнән башлап соң көзгәчә озак вакыт чәчәк ата һәм август-сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан үрчи. Бер үсемлек 3 меңнән 25 меңгә кадәр орлык бирә (шыту сәләтен 7 елга кадәр саклый). Җимеше – бүрекчәле озынча орлыкча.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндыбаның ватаны Урта диңгез буйлары булып санала. Шулай ук бөтен Ауразиядә, Төньяк Африкада, Америкада, Австралиядә, Яңа Зеландиядә дә үсә. Якынча 10 төре билгеле

Һиндыба махсус үстерелә, моның өчен аерым кырлар бүлеп бирелә.

Төньяк районнардан тыш, Россиянең барлык территориясендә диярлек очрый. Татарстан территориясендә бер төре – гади цикорий (С. Intybus), барлык районнарда очрый.

Болыннарда, елга үзәннәрендә, урман аланлыкларында, торак пунктларда, бакчаларда, юл буйларында үсә.

Гади һиндыбаны юан үзәк тамыры өчен үстерәләр.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамырларында инулин, гликозид, органик кислоталар бар. Инулин 60% ка кадәр җитә. Шулай ук интибин гликозиды (ул тамырларга үзенчәлекле әче тәм бирә), пектин, холин, аксымнар, майлар, сумалалар бар. Сөтчел согында әче лактуцин матдәсе, чәчәкләрендә цикорин гликозиды табылды.

Халык медицинасында төнәтмәсе гастрит, үт куыгы авырулары вакытында, аппетитны күтәрү өчен кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек. [4].

Файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Cichorium intybus серкәсе микроскоп астында
Cichorium intybus var sativum тамыры

Күпләгән халыклар медицинасында һиндыбаның тамырларын һәм җир өсте өлешен (үләнен) файдаланалар. Медицина максатларында кул­лану өчен кыргый һиндыбага өстенлек бирелә, чөнки анда әче матдәләр күбрәк.

Тамырларыннан фруктоза һәм спирт алырга мөмкин. Әмма аларның иң төп әһәмиятләре -— каһвәне алыштыра алуда яки аңа кушылма булу­да.

Һиндыба эчемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Cichorium endivia орлыклары
Цикорий почта маркаларында

Һиндыбадан эчемлекне еәзерләү өчен кисәкләргә туралган тамырларны кыздыралар да аннары порошок итеп төяләр. Кыздырганда инулин һәм фруктоза бе­раз карамельләшәләр, «каһвә»гә охшаш эчемлек порошогыннан алына торган бу­яуның куелыгы да шуның белән тәэмин ителә, һиндыба порошогын еш кына натураль каһвәгә да кушалар (иң яхшысы — 3 өлеш каһвәгә 1 өлеш һиндыба). Чиста хәлдә һиндыба эчемлеген 0,5 л суга 1 аш кашыгы по­рошок исәбеннән ясыйлар, 2—3 минут кайнаталар һәм марля аша сө­зәләр.

Ашамлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цикорийның телсыман чәчәге

Тәмле яшел ризык алу өчен, һиндыбаның салат сортын үстерәләр, җиңелчә гипогликемик тәэсире өчен, андый сортларны диабет вакытын­да диетик ризык буларак файдаланалар.

Шифалы үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

һиндыба препаратларын, әчелек буларак, аппетитны ачу һәм ашка­заны, эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен, бигрәк тә гастрит, энтерит, колит вакытында, аеруча еш кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайна­ган суга 2 чәй кашыгы вакланган тамыр исәбеннән ясыйлар, сөзәләр, суынганнан соң, ашар алдыннан 1/3—1/2 әр стакан эчәләр. Кайнатма­сын 1 стакан кайнаган суга 1 чәй кашыгы тамыр исәбеннән әзерлиләр, 30 минут кайнаталар, сөзәләр, төнәтмә кебек үк эчәләр. Сулы төнәтмә һәм кайнатмалары үт-сидек кудыру тәэсиренә ия булганлыктан, алар- ны бавыр, үт куыгы һәм бөерләр авыртканда кулланалар.

Тамырлары яки яфракларының каты кайнатмасы йөрәк авыруы белән бәйле шешенүләр вакытында, сидекне яхшы кудыргыч буларак файдаланыла. Сидек кудыру белән бергә, һиндыба йөрәк эшчәнлеген дә арттыра. Андый очракларда кайнатманы 1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган чимал исәбеннән ясыйлар, көнгә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәләр. Еш кына һиндыбаны хәл кертүче чара буларак та кулланалар. Мәсәлән, Кавказда каты кайнатмасын яки төнәтмәсен хәлсезлек вакы­тында ашар алдыннан даими эчәләр, кайчак сабакларын һәм яфракла­рын да кулланалар. Азканлылыктан көнгә 3—4 тапкыр бер ай дәвамында яңа алынган согын (ярты стакан сөткә 1 аш кашыгы сок) эчәргә куша­лар. Халыкта һиндыбаның тынычландыру үзлеге күптән билгеле, һәм шуңа күрә дә аны нервлар артык ярсыганда, истерия, ипохондриядән эчәргә тәкъдим итәләр. Кыргый һиндыбаның чәчәкләре төнәтмәсе үзәк нерв системасына тынычландыргыч тәэсир итә. Шуңа да карамастан, тынычландыручы чара буларак, һиндыба валериан, сукыр кычыткан, патриния һәм кайбер башка үсемлекләр белән ярыша алмый.

һиндыбаны әле тагын кан чистарткыч һәм матдәләр алмашын ях­шыртучы чара буларак та файдаланалар. Тире авырулары, аерым ал­ганда, тире тимгелләре, бетчә һәм чуан басканда төнәтмәләрен эчертәләр. Катырак кайнатма һәм төнәтмәләрен, озак төзәлми торган яра­ларны, җәрәхәт һәм тимрәүләрне дәвалау өчен, примочка кую һәм юу өчен кулланалар. Кайчак тимрәүләрне үләненең каты кайнатмасы яки төнәтмәсеннән (1:10) примочкалар куеп дәвалыйлар, ә балаларда диа­тез вакытында ванналар ясыйлар. Кайнатма һәм төнәтмәләрен тыштан кулланганда, үсемлекнең, ялкынсынуга каршы тору үзлеге белән бергә, фитонцидларының микробларга каршы тору сыйфатлары да файдала­ныла. Кавказда яра, җәрәхәтләрне төзәтүче чара буларак, сабакларын җылытып алына торган сумаласыман массаны кулланалар, ә Урта Азия­дә элек-электән тиренең эренле авыруларын, озак төзәлми интектергән яраларны һәм лейшманиозны һиндыба көле белән дәвалыйлар.

һиндыба үләнен июнь-августта әзерлиләр, шундук кояшта кип­терәләр. Тамырын сентябрь-октябрьдә яки иртә язда казып алалар. Та­мырларны яңгыр яуганнан соң җыярга тәкъдим итәләр, чөнки ул чакта аларны йомшарган җирдән йолкып алу җиңеләя. Җыелган тамырлар­ны мичтә яки киптергечләрдә киптерәләр. Коры тамырлар бөгелми, ә шартлап сына. Чималны коры бинада сакларга кирәк[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Cichorium. The Plant List. әлеге чыганактан 2017-09-05 архивланды. 2015-02-25 тикшерелгән.
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/cikorij
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-21, retrieved 2016-05-01