Хосусый милек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хосусый милек latin yazuında])
Хосусый милек
Әһәмиятле кеше Томас Һоббс, Джеймс Гаррингтон[d], Джон Локк, Adam Smit һәм Карл Маркс
Моның каршысы иҗтимагый капитал[d]
 Хосусый милек Викиҗыентыкта

Хосусый милек — законнар тарафыннан икърар ителгән милек формасының бер төре; ул физик һәм юридик затның мәгълүм бер күчемле яки күчемсез милеккә хокуклы булуын аңлата. Хосусый милек иясе үз мөлкәтенә хуҗа булуын, аңардан файдалануны һәм аның белән эш йөртүне үзе теләгәнчә тормышка ашыра. Хосусый милек — аерым гражданнарның һәм алар берләшмәләренең теләсә кайсы төр икътисади ресурслар ку ләменә (өлешенә) ия булуга, файдалануга һәм идарә итугә дәуләт тарафыннан танылган хокукы.[1][2]

Иң элек хосусый милеккә хокук бары тик корал көче белән генә яклана, ә милекчеләр рәтендә бары тик корольләр һәм феодаллар гына була. Әмма соңрак, сугыш һәм революцияләр кайнаган озьш юл узганнан соң, кешелек милек алырлык кереме булган һәр граждан хосусый милекчегә әверелерлек цивилизация төре ала.

Хосусый милеккә хокук икътисади ресурслар хуҗаларына алардан ничек файдалануны мөстәкыйль хәл итү мөмкинлеге бирә (бары тик җәмгыять мәнфәгатьләренә генә зыян китерерлек булмасын). Шуның белән бергә, икътисади ресурслардан чикләнмәгән файдалану ирегенең икенче ягы да бар: хосусый милек хуҗалары аннан файдалануньщ үзләре сайлаган вариантлары өчен икътисади яктан тулысынча җаваплы булалар. Башкача әйтсәк, алар сайлаган вариант уңышлы булып чыкса, файда күрәләр, ә ялгышкан очракта үз милекләренең бер өлешен яки тулысынча ук югалтырга мөмкиннәр.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Райзберг Б. А., Лозовский Л. Ш., Стародубцева Е. Б. Современный экономический словарь. 5-е изд., перераб. и доп. — М.: ИНФРА-М,2007. — 495 с.
  2. Большой юридический словарь. 3-е изд., доп. и перераб. / Под ред. проф. А. Я. Сухарева. — М.: ИНФРА-М,2007. — VI, 858 с.
  3. ГК России Статья 214. Право государственной собственности.